Бүген сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген оештыру: чынбарлык һәм үсеш перспективалары» коллегия утырышы булды.
Яшел Үзән районының Ильинский авылында "халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча төзелгән ФАПны ачу тантанасы булды.
Яр Чаллының 63 микрорайонында «7нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ гомуми практика табибы офисы барлыкка киләчәк. Ул В.Поляков ур., 20 А (63/15) адресы буенча, торак йортның 1 катында урнашачак.
Яңа ел алдыннан һәм Коткаручылар көне алдыннан Бөтенроссия коткаручылар корпусының Татарстан төбәк бүлеге активистлары Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең яшь пациентлары өчен гадәти булмаган яңа ел котлавын оештырды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2021 елның 24 декабренә 470 гариза каралган; 148 лицензия бирелгән, 322 лицензия яңадан рәсмиләштерелгән.
Яңа ел алдыннан Чистайның 2 нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә мөхтәсибәт һәм Чистай епархиясе вәкилләре вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина персоналы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 2021 елда наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 14 гариза каралган.
Яңа ел яллары алдыннан табиблар татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында искә төшерә.
Алкогольне куллану кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, хәмер куллану үлемгә китерү куркынычы булган бер төркем кешеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.