ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстанда бер ел эчендә аутистик спектрның бозылуыннан җәфа чигүче балалар саны арткан.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «реанимация бүлегендә яңа туган балаларның хәленә шәфкать туташы мониторингы» темасына республика уку-укыту видеоконференциясе узды.

"Авылга игелек" Бөтенроссия проекты кысаларында республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Волонтер-медиклар» төбәк бүлеге белән берлектә Лаеш районының Орел авылында яшәүчеләр өчен мәгълүмати-агарту акциясе оештырды.

Милли медицина тикшеренү үзәге делегациясе Кама балалар медицина үзәгендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибен өйрәнде. Делегация составына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Балалар сәламәтлеге Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДАУнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр, табиб анстезиолог-реаниматолог, м.ф. д. Рөстәм Тепаев һәм өлкән фәнни хезмәткәр, табиб-балалар хирургы, м. ф. к. Татьяна Прутникова керде. Мәскәү делегациясен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар табибы-хирургы Владимир Филатов озатып йөрде.

2021 елның 4 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе старт ала.

ТР йөз шәхси клиникасы медицина лицензияләрен яңа реестр аша яңадан рәсмиләштерделәр. Хәзер барлык язмалар да цифрлы рәвештә саклана.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау оешмалары җитәкчеләре, яшь, шулай ук тәҗрибәле табиблар, шәһәр, район депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм медицина көллияте студентлары арасында фикер алышу узды. Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәлә - дәвалау оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков татарстанлыларны дарулар белән тәэмин итүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.

Г.Камал театры актеры Ринат Таҗетдинов бүген коронавирустан "Спутник V" вакцинаның икенче компонентын алды. Вакцинацияләүне артист һәм аның хезмәттәшләре  "Горки" сырхауханәсендә узды.

Төзүчеләр ремонт эшләрен 15 мартта дәвам итә башлады. Өч катлы дәвалау корпусының гомуми мәйданы 6 000 кв. м тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International