Түбән Кама үзәк хастаханәсендә югары технологияле катлаулы операция ясаганнар: 78 яшьлек пациентның корсак аортасына стент-графт куйганнар. Операцияне шәһәрнең тәҗрибәле анестезиологлары һәм хирурглары, шулай ук Уфадагы республика кардиоүзәгеннән махсус чакырылган табиб Тимур Хафизов ясаган.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Казан медицина көллиятендә Татарстан сәламәтлек саклау ветераннары хөрмәтенә тантаналы чара булды.
Гадәттәгечә, июньнең өченче якшәмбесендә без һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез.
Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны бары тик сәламәтлек саклау системасы һәм биредә эшләүче кешеләр ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындагы чыгышын шундый сүзләрдән башлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре вәкилләренә 193 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев медицина хезмәткәрләренә яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантансында катнаштылар.
Бүген "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчелеге катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2021»республика премиясендә катнашучылар белән аралашты.
ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы Казанның Зур урам урамындагы яңа биналар комплексына масштаблы күчүне тәмамлады. Бүген аның эше белән «Россия суд-медицина экспертизасы үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгече Игорь Макаров һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский танышты.