Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия утырышы 16 декабрьдә ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә узды.
Түбән Кама перинаталь үзәгенең табибы анестезиолог-реаниматологы Николай Ильин булачак әниләр өчен мәктәптә чираттагы дәресне уздырды.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше бүген төнлә «Казан» халыкара аэропортына килеп җитте, аннан 02 сәг. 15 минутта Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең бригадасы белән Республика клиник хастаханәсенең травмаүзәгенә китерелде. Аларның торышы тотрыклы, уртача авыр хәлдә дип бәяләнә.
ТР һәм РФ Атказанган табибы, РКХ баш табибы урынбасары Гуслякова Рәисә Петровна 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең табиблары ТР буенча РФ ҖҮФХИнең уку үзәге тыңлаучылары өчен ВИЧ-йогышын һәм СПИДны профилактикалау буенча лекторий уздырдылар.
2019 елның 17 декабрендә Казанда «Гериатрия-киләчәккә инвестицияләр» дигән фәнни- гамәли конференция булачак, ул өлкән һәм өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәмен күрсәтү үзенчәлекләренә, «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен оештыру үзенчәлекләренә багышланган.
ТР буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең идарәсенең «Җинаять-башкарма идарә инспекциясе» ФКУнең җәзаларны үтәү һәм башка җинаять-хокукый чараларны куллану бүлегендә җинаять кылган һәм шартлы җәза чарасы булган балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән җыелыш узды.
Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үлем санын киметү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта региональ министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаштылар.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологы Татьяна Хисмәтуллина Казан инновацион университетында лекция үткәрде. Яшүсмерләр өчен якшәмбе институты дәресләре кысаларында тыңлаучылар бәлигъ булу һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре белән бәйле катлаулы мәсьәләләр турында сөйләшү мөмкинлеге алдылар.
«Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектын гамәлгә ашыру максатларында Түбән Кама хастаханәсендә хезмәткәрләрне өзлексез медицина белеме бирү системасына җәлеп итү буенча эш алып барыла.