ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8166 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына –1209 тапкыр. 

Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре балалар һәм яшүсмерләр арасында АӨМ (актив өслекле матдәләр) куллануны профилактикалау буенча зур семинар үткәрделәр. Анда шәһәрнең профильле учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген БРКХнең 2 нче номерлы консультатив сырхауханәсе җирлегендә Казан шәһәренең Балалар липидологиясе үзәген тантаналы ачу булды. Россия өчен әлеге үзәк бердәнбер.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны яктырту буенча ММЧ республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүчеләрне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков бүләкләде.

Сычуань провинциясеннән Кытай делегациясе «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә булды. Кунакларны медицина туризмы буенча проект офисы җитәкчесе Алла Гомәрова озатып йөрде.

Республика клиник хастаханәсендә процесс белән идарә итү һәм процессларны мониторинглау буенча танылган халыкара консультант Радомир Башковичның семинары узды. Семинарда Росздравнадзорның гамәли рекомендацияләрен кертүдә катнашкан бүлекләрнең хезмәткәрләре һәм бүлекчәләрнең сыйфаты буенча вәкаләтле өлкән шәфкать туташлары катнаштылар.  


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын тормышка ашыру буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.

Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема белән яшәүче күп кешеләрдә авыруның кискенләшүе күзәтелә. Бу хроник авырулар, алар тулысынча дәваланмый, әмма пациент авыруны контрольдә тотарга һәм кискенләшүләрне булдырмый кала ала. Түбән Кама ТВД дерматовенерологы Полина Ильина шундый сизгер тирене ничек карарга икәнлеге турында киңәшләр бирде.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Сычуань провинциясенең Кытай традицион медицина һәм фармакология идарәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

Татарстан «Россия Федерациясендә сәламәтлек мәсьәләләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен үзгәртүгә, бәяләүгә һәм арттыруга методик алымнарны эшләп чыгару 2019-2021» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тикшеренү методологиясен эшләү өчен сынау регионы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International