ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенә өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген күрсәтү хокукына лицензия бирелде. 

Республика медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагерена чираттагы чыгуны оештырдылар. Табиблар төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны формалаштыру буенча чаралар уздырдылар.

Инде шушы елның сентябреннән башлап Регионара клиник-диагностика үзәгенең кан хәзерләү бүлегенең белгечләре донорларның бердәм федераль базасы белән эшли башлаячаклар. 

Татарстан Республикасы Милли музеенда «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проекты кысаларында «Александр Васильевич Вишневский: легендар хирург һәм галим» күргәзмәсе эшли. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең коллективы кичә бу күргәзмәгә килеп китте.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Саба ҮРХ җирлегендә «Диабетик көне» белем бирү семинары узды. Очрашуга Саба районының диабет белән авыручылары, ФАП фельдшерлары һәм табиблар чакырылганнар иде.

Консультатив-диагностика сырхауханәсендә түбәнкамалыларны кабул итүне табиб-ревматолог, КДМА Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Марина Арлеевская уздырды.

Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре килеп киттеләр

Пенсия фондына килеп, 2020 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңадан кайтару турында гариза бирү өчен льготалы категория гражданнарының ике айдан аз гына артыграк (2019 елның 1 октябренә кадәр) вакыты бар әле. 

Казаннан психолог Татьяна Савельева табиб-онкологлар, клиник психологлар һәм башка белгечләр өчен мастер-класс үткәрде.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева «Социаль җыелма яки акча? Табиб җавабы» темасына багышланган «Яңа көн» программасында Татарстан Радиосының туры эфирында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International