ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгына хәзерләнү һәм бәйрәм итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен «Җәйге чорда йогышлы авырулар» дигән түгәрәк өстәл узды.

«Түбән Кама дөреслеге» газетасы «Бергә ябыгабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде. Проектта шәһәрнең һәр яшәүчесе катнаша алды. 

Башкортстан Республикасында ЮТҺ факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Чистай ҮРХнең хатын-кызлар консультациясендә «Миңа тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында профилактик һәм консультатив чаралар узды. Акция 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Социаль-мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уза, Фондның президенты булып Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары С.В. Медведевның хатыны тора.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6803 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1340 чакыру.

2019 елның 14 июлендә Башкортстан Республикасы Архангельск районы Ирныкш авылы янында Уфа-Белорецк трассасында ЮТҺ факты буенча 2019 елның 15 июле 08.00. сәгатенә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Башкортстан Республикасы РМКҮ мәгълүматлары буенча автобуста барлыгы 40 кеше булган, шул исәптән зыян күрүчеләр – 39 (38 пассажир һем 1 шофер) кеше, шул исәптән 2 бала. Зыян күрүчеләр арасыннан 6 кеше һәлак булган,

8 – Уфа шәһ. 21нче номерлы ШХнә госпитализацияләнде,

1 – Уфа шәһ. АМЯХнә госпитализацияләнде,

1 бала – Уфа шәһ. РБКХнә,

23 – амбулатор рәвештә (шул исәптән 1 бала), шуларның 12се – вакытлыча урнашу пунктында (ВУП).

1 пассажир – мәгълүмат ачыклана.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар авиация көчләре белән транспортабельле пациентларны Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчерү планлаштырыла.


12
июль, 2019 ел
җомга

Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре оештыру-методик ярдәм күрсәтү һәм массакүләм пропаганда чараларын үткәрү максаты белән «Экран» спорт-сәламәтләндерү лагерена килеп киттеләр.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәрнең һәм районның дәвалау учреждениеләрендә практика үтүче медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашты. Алар – Казанда, Пермьдә, Ульяновскида, Мордовиядә һәм Башкортстанда белем алучы Түбән Каманың 130 егет-кызы.

«Дөньяда булганым өчен рәхмәт, бу көн өчен туарга кирәк иде», – бу сүзләр белән 10 июльдә Нариманов урамында урнашкан шәхси йортта Әлмәт муниципаль районының озын гомерле яшәүчесе Мөнәвәрә Шәрип кызы Вәлеева ил Президенты инициативасы белән килгән кунакларны каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International