ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 июльдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проект турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы узды.

11 июльдә Кама Тамагы районында донор акциясе узды. Акция Кан үзәгенең күчмә бригадасы ярдәмендә уздырылды, күчмә комплекс иртәдән башлап Кама Тамагы ҮРХнең үзәк ишеге янында урнашты. Көн саен республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дистәләгән операция үткәрелә, алар кан компонентларыннан башка узмый.

Донорлык – игелекле эш һәм ул кирәк. Канны якын кешеләр өчен генә түгел, бөтенләй таныш булмаган кешеләр өчен дә түләүсез тапшыру теләге – кеше гомерен коткаручы батырлык!

Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең язмышына битараф булмаган Кама Тамагы районында яшәүчеләр бу көнне донорлар булдылар.

Барлыгы 87гә якын кеше теләк белдерде, әмма медицина күрсәткечләре буенча 59 донор кертелде, алар аркасында кан банкы 25 литр 500 мл. канга тулыланды.

Карбыз – тәмле генә түгел, файдалы да. Анда бик күп сыеклык, полисахаридлар һәм тимер, калий, органик кислоталар кебек башка файдалы матдәләр бар. Әмма арбуз белән агулану очраклары елдан-ел арта бара. Бу базарда сыйфатсыз продукция барлыкка килү белән бәйле.

Җәйге чорда Түбән Кама шәһәренең "Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе" ДАССУнең Балалар өчен сәламәтлек үзәге белгечләре "Чайка" сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән эшлиләр, шул исәптән профилактик лекцияләр үткәрәләр. Психолог Анна Куртмина өлкән отрядларның кызлары белән шәхси гигиена һәм хатын-кызлар сәламәтлеге темасына әңгәмә үткәрде. Ә кече отрядлардан булган балаларга сәламәт яшәү рәвешен алып баруның 5 кагыйдәсен өйрәтте. Күтәренке музыкага балалар кулларны дөрес итеп юарга өйрәнделәр һәм СЯРнең 5 кагыйдәсенең берсенә багышланган мультфильм карадылар, шулай ук дөрес туклануның төп принциплары белән таныштылар.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Түләүсез медицина ярдәме күрсәтү гарантияләре турында гражданнар өчен белешмәлекне сылтама буенча табарга була

Яшел Үзән ҮРХдә «Миңа тормыш бүләк ит!» акциясе узды. Үзенең рухи-әхлакый юнәлеше һәм иҗтимагый әһәмияте белән акция «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.

Казанның Су спорт төрләре сарае беренче тапкыр яшүсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итте, анда 42 илдән 523 спортчы беренчелекне алу өчен көрәште.

Талантлы йөзүчеләр арасында медальләр өчен көрәш түбәндәге яшь категорияләрендә узды: 15 яшьтән алып 18 яшькәчә егетләр һәм 14 яшьтән алып 17 яшькәчә кызлар.

Европа беренчелегендә катнашкан барлык яшьләр дә 2020 елда Токиядә узачак Олимпия уеннарының үз милли командаларының потенциаль әгъзалары булып торалар.

Казанда биш көн дәвамында ярышлар 50 метрлы бассейнда узды һәм үз эченә шәхси дистанцияләрне алды: ирекле стиль, аркада йөзү, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү, шулай ук ирекле стиль белән эстафеталар һәм катнаш йөзүләр.

Гадәттәгечә, турнирны медицина белән тәэмин итүне «Республика медицина профилактикасы үзәге»ДАССУнең хезмәткәрләреннән оештырылган мобиль бригада гамәлгә ашыра.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спорт-массакүләм чараны медицина белән тәэмин итү бурычы булып спортчыларның сәламәтлеген саклау, имгәнүләрне һәм авыруларны кисәтү, шулай ук ярышларда катнашучыларның  югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен иң уңай шартлар тудыру тора.

Казанда «ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале «Кама аръягы регионының өлкән гражданнарына дәвалау һәм реабилитацион ярдәм күрсәтү» хезмәте белән тәкъдим ителде, ул эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм аңа лауреат исеме бирелде. Хезмәт «Россиянең иң яхшы 100 товары»  конкурсының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителде.

Россиядә «абортларга каршы» атна башланды. 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр ул Түбән Кама шәһәренең хатын-кызлар консультациясе җирлегендә дә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International