13 майда «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Профилактика һәм инициатива» РИО белән берлектә Республика СПИД үзәге белән оештырылган «Яшел Үзән-Норлат-Чистай-Казан» автоузыш старт алды. Автоузыш барган вакыт эчендә 199 кешегә тест үткәрелде (Яшел Үзән шәһәрендә 40 кешегә, Норлат шәһәрендә – 76 һәм Чистай шәһәрендә – 83).
Казанда Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган «Амбулатор-сырхауханә челтәренә сакчыл җитештерү элементларын кертү» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Казанда халыкара катнашуы белән ел саен үткәрелә торган II Бөтенроссия фәнни-гамәли «Фармакотерапия куркынычсызлыгы: Nolinocere!» конференциясе узды. Оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында һәм «Клиник фармакологлар ассоциациясе» регионара иҗтимагый оешмасы катнашуында Казан дәүләт медицина академиясе.
ТКҮРМБДӘ психологик хезмәт оештыру Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре белән эшне оптимальләштерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәнең шәфкать туташлары белән бергә тәҗрибәле белгечләр хезмәткәрләрнең эмоциональ янып бетүе, командаларны хасил итү проблемалары һәм күп башкалар буенча эшлиләр.
«La Primavera» оркестры башкаруында классик музыка концерты 31 майда Казанда булачак һәм хәзерге әниләр өчен узачак. Галимнәр классик музыка ана карынында булган баланың үсешенә уңай тәэсир итә, дип раслыйлар. Концертта Казанның йөкле хатын-кызлары моңа үзләре инана ала.
Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган чара узды. Биш бүлек үзләре арасыннан иң яхшы шәфкать туташы исеме өчен көрәшергә лаеклы кандидатларны чыгарды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне һәм конструкцияләрне җимерүне оештыруга юнәлдерелгән тактик-махсус өйрәнүләр үткәрде.
Санкт-Петербургның «1нче Балалар шәһәр хастаханәсе» ДБССУ баш табибы Анатолий Каган җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Тәтеш ҮРХдә хастаханәнең шәфкать туташлары арасында һөнәри осталык конкурсы узды.
ТКҮРКХдә «Ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре» темасына районара семинар узды. Татарстанның әйдәүче белгечләре ревматология өлкәсендә лекцияләр белән чыгыш ясадылар. Казан кунаклары бу авыруны дәвалау һәм дөрес диагностикалау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар-киңәшмәнең тыңлаучылары арасында ТКҮРКХ табиблары: терапевтлар, гомуми практика табиблары, ревматологлар, эндокринологлар, кардиологлар, травматологлар, тире-венерология диспансерының табиблары бар иде.