ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан медиклары Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.

Җиңү Көне алдыннан ветераннарның өйләренә генә түгел, дәвалау учреждениеләренә дә килеп хәлләрен белешәләр. Администрация 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә стационар дәваланучы сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады. Баш табиб Зөфәр Насретдинов Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Барлык коллектив исеменнән ветеранга истәлекле бүләк тапшырылды. Ветераннарны хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Алар ачлык кичергәннәр, сугыш авырлыкларын күргәннәр. Шуңа да карамастан, ветераннар күңел күтәренкелеген сакларга тырышалар. Табиблар аларга сәламәтлекләрен күзәтеп торырга булышалар. Бүген стационарда квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ветераннар өчен югары комфортлы 12 палата эшли.

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле дуслар!  Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне бәйрәме белән котлыйм!


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 9-12 май көннәрендә шәһәрнең амбулатор-сырхауханә учреждениеләре эше түбәндәге график буенча оештырылачак.

ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. 

Җиңү көне алдыннан Республика клиник онкология диспансеры коллективы күп еллар хастаханәдә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Медицина университеты клиникасында традицион бәйрәм чарасы узды.  Ул клиникада бишенче ел рәттән, Бөек Ватан сугышы елларында 1227 нче номерлы эвакуация госпитале урнашкан В.П. Крупин исемендәге хирургия корпусы территориясендә икенче ел үткәрелә.

9 Май бәйрәме алдыннан Балалар республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентлар өчен чаралар уза.  

Җиңү көне алдыннан Яшел Үзән ҮРХнең хастаханә шәһәрчеге территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер аллеясы – Үлемсез полк» акциясе узды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – ҮРХ хезмәткәрләренең туганнарының фотосурәтләре белән Аллея үсеп килүче буынга һәм яшьләргә тарихи хәтерне саклау һәм патриотик тәрбия бирү өчен оештырылган иде.

«Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» дигән Республика иреклеләр акциясе кысаларында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенең һәм хатын-кызлар консультациясенең хезмәткәрләре учреждениеләрнең якын-тирә территорияләрендә чыршы үсентеләре утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International