Кама балалар медицина үзәге хезмәткәрләре «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Дан Мемориалында булдылар.
Норлат районының медицина хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын хәзерләүдә актив катнашалар. Бүген Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев Чулпан авыл җирлегендә тантананы ачуда чыгыш ясады.
Балалар республика клиник хастаханәсендә традицион бәйрәм – КДМУ педиатрия факультетының соңгы кыңгыравы булды. Бу вакыйга алты еллык студентлар тормышы периоды тәмамлануны аңлата.
12 майда иң мәрхәмәтле һөнәр вәкилләре – шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан Әлмәттә шәфкать туташларына ихлас котлау сүзләре яңгырады.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитальдә» учреждениедә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара узды.
Казанда Роналд Макдоналд йортында «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе президенты, икътисадчы Андрей Шаронов, Россия театр һәм кино актрисасы Дарья Повереннова булдылар. Таныштыру экскурсиясе барышында кунаклар БРКХдә озак вакыт дәваланучы кечкенә пациентлар гаиләләренең яшәү шартлары белән таныштылар.
2нче номерлы Балалар сырхауханәсенең үзәк керү юлы алдында йөзгә якын декоратив куак үсентесе утырттылар.
Бүген, 7 майда, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, шәһәр Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм сәламәтлек саклау ветераннары советы рәисе Надежда Царева Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Анна Ильинична Хазованы, Егор Михайлович Мавринны, Рифгать Харисович Исмәгыйловны, Матрена Ивановна Полукарпованы, Фәһимә Сабирҗановна Гафиатуллинаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Бүген Актаныш ҮРХнең баш табибы А.Р. Хаев районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.
Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә стационар дәвалауда булган ветераннар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.