Россиядә «Буыннар сәламәтлеге ышанычлы кулларда» социаль-профилактик программасы старт алды. Аны оештыручы –Бөтенроссия иҗтимагый «Волонтерлар-медиклар» хәрәкәте.
Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән белгечләр Түбән Кама шәһәренә районара семинар-киңәшмәгщ яңа тәҗрибә белән алмашырга килделәр. Пленар утырышта республиканың әйдәүче белгечләре чыгыш ясадылар.
Яр Чаллы сугышлар ветераннары өчен госпитале медиклары «күршеләр көне» бәйрәме вакытында «Үзеңнең кан басымыңны бел» дигән акция уздырдылар.
Ангиография кабинеты мөдире, табиб-хирург Андрей Терегулов һәм инсульт үзәгенең табибы-неврологы Ленар Хамматуллин «Көчле ишемик инсультны эндоваскуляр дәвалау» дигән белем бирү курсында катнаштылар.
11 июньдә Әгерҗе шәһәрендә 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Яңа төзелешләрдә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук җирле балалар йортларын тәмамлаучылар яшәячәк.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә табиб көненә багышланган КВН уеннары узды. Гадәти булмаган чараны уздыру фикерен баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Марс Мостафин тәкъдим итте. Коллегалар хупладылар, ә иң актив һәм уңай кешеләр репетицияләргә керештеләр.
Республика клиник хастаханәсенең пешү һәм торакаль хирургия бүлегенең табиблары күкрәк бүлеге трахеянең кискен стенозы белән 20 яшьлек егеткә уникаль операция уздырдылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7665 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1385 чакыру.
БРКХнең«Азино» сырхауханәсендә «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен» булдыру һәм тиражлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Республика клиник хастаханәсенә эре халыкара һәм федераль чараларны әзерләгәндә һәм уздырганда куркынычсызлык чаралары системасын өйрәнү максаты белән Пермь краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килеп китте.