Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килсә, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, шәхси савыт-саба, сөлге һәм яулыклар бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруга дәвалау билгеләячәк һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итәчәк. Табиб киңәш итсә, госпитализациядән баш тартмагыз.
РКХ хирургия клиникасының җитәкчесе Дмитрий Красильников «Ел профессоры» булды.
«Үз сәламәтлегеңне торгызуга ышаныч белән яшәргә ярдәм итергә». ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы биналарында мондый формулировка белән пациент мәктәпләре регуляр рәвештә уза. Онкологик авырулар белән беркайчан да очрашмаган кешеләргә әлеге авыр чир белән көрәшүче пациентларга һәм аларның якыннарына нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүен күз алдына китерү кыен.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җитәкчелеге КДМУның чыгарылыш курсларында белем алучы студентлар белән очрашулар уздырдылар.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә «Дуслык сырхауханәсе Республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәресләр циклы башланды.
100 дән артык өлкән сыйныф укучысы Мамадыш үзәк район хастаханәсе бинасына һәм аның музеенә экскурсия белән килеп киттеләр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 8725 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1139 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 789 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр. Бу ЮҺДдә 32 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6645 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 174.
Республика СПИД үзәгендә 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Бердәм кабул итү-диагностика бүлеге ТКҮРКХ территориясендә хәзерге вакытта күчмә коридор белән тоташтырылган хирургия һәм терапия бүлекләре арасында барлыкка киләчәк. Хәзер пациентларны кайсы бүлек дежур торуына карап, дүрт кабул итү бүлмәсенең берсендә кабул итәләр. КДБ төзү турындагы мәсьәлә 10 ел элек инде барлыкка килгән иде, хәзерге вакытта бинаның проекты эшләп чыгарылган һәм проект-тикшеренү эшләре стадиясендә тора.
ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Роспотребнадзор территориаль бүлеге белән берлектә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча брифинг оештырдылар.