ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстанда «Россия чаңгы юллары — 2019» узышлары узды. Ярышларда республиканың иң көчле спортчылары-чаңгычылары һәм спортка, сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган кешеләр катнашты. Республиканың башка хезмәтләре һәм ведомстволары белән беррәттән, чаңгыга медицина берләшмәсе вәкилләре һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре бастылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында эш төркеме җитәкчесе – Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышы узды. 

БРКХ делегациясе Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм иммунологиясе республика фәнни-гамәли үзәгенә (Минск шәһәре) эш визиты белән килделәр. 


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген «Штаб» резиденциясендә эшмәкәрләр министр урынбасары Айрат Гарипов белән очраштылар. 

«Татар-Информ» МАда «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале турында сөйләделәр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова журналистларның сорауларына җавап бирделәр.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү кысаларында БРКХ табиблары районнар буенча чыгалар. Быел беренче тукталыш Лаеш районының Комлы Кавал авылында булды, хәзер БРКХ белгечләре Габишево авылында медосмотрлар сериясен уздырачаклар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрнең төп максаты – 2018 елда социаль-икътисадый үсешнең йомгакларын ясау һәм 2019 елга бурычлар билгеләү буенча район Советы утырышында катнашу. Сәфәр кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонты нәтиҗәләре белән танышты. Капиталь ремонт барышы турында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Зәй ҮРХ баш табибы Рим Амеров сөйләделәр.

2019 елның 11 февралендә Федераль техник җайга салу һәм метрология буенча агентлык (Росстандарт) һәм Росстандартның региональ СМҮ (Стандартизация һәм метрология үзәге) Бөтендөнья авыру көненә багышланган (World Day of the Sick) «Ышан! Сәламәт бул!» Бөтенроссия социаль (хәйрия) акциясен уздыра. Акциянең максаты – Россия халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тонометрларның төгәллеген даими тикшерүнең мөһимлеген җиткерү.

2019 елның 11 февраленнән башлап 15 февраленә кадәр Казан кабат Казан медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы (кафедра мөдире проф. Э.З. Якупов) инициативасы буенча уза торган «Казанда неврология атналыгы-2019» Нейрофорумы катнашучыларын һәм кунакларын ачык йөз белән кабул итәчәк.

Бүген Росздравнадзорның «Мониторинг һәм клиник-икътисадый экспертиза үзәге» ФДБУ генераль директоры Игорь Иванов БРКХнә килеп ките.

Клиниканың җитәкчелеге кунак өчен учреждение белән таныштыру экскурсиясе уздырды. Кабул итү бүлеге, реанимация консультатив үзәге, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургиянең һәм нейрохирургиянең операцион блогы күрсәтелделәр.

Шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе тәкъдим ителде, анда кунакның йортта яшәүчеләр – БРКХдә дәваланучы ата-аналар һәм балалар белән аралашу мөмкинлеге булды.

Игорь Владимир улы клиникада эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләде һәм БРКХ коллективына иң яхшы теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International