Бүген Залесный поселогында ЮТҺ булды. Пассажир автобусы һәм трактор бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше (шул санда 1 бала) зыян күрде. Алардан җиңел дәрәҗәдә зыян күргән ике кешегә (шул санда балага) урында ярдәм күрсәтелде. 2 уртача авыр хәлдә зыян күргән кеше 12нче ШКХнә урнаштырылды, җиңел дәрәҗәдә зыян күргән 1 кеше травмпунктка китерелде һәм ярдәм күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.
ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәм станциясенең 3 бригадасы һәм республика һәлакәт медицина үзәгенең 1 бригадасы бардылар.2014 елның 2 июньдән башлап 6 июньгәкадәркан һәм кан компонентларының донорлары саны 1667 кеше тәшкил итте, шулсанда беренчел – 598 кеше, кабаттан баручылар – 1069 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1667 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1667 литр. Донор көне (эшнең күчмә формасында) «Казаньоргсинтез» ААҖдә уздырылды , анда 329 донор катнашты.
2014 елның 6 июнендә Актаныш муниципаль районы Чалманарат һәм Чат авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылулары булды. Район өчен бу инде «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче һәм бишенче модульле ФАПлар була.
Фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуының тантаналы церемонияләрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы Советының рәис урынбасары Илфак Барыев, «Актаныш РҮХ» ДАССОның баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, авыл җирлеге башлыклыры, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, җирле халык катнаштылар.
Кызыл тасманы кисүдән һәм тантаналы ачудан соң, чарада катнашучылар ФАП бүлмәләрен карап чыктылар, авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү шартларының уңайлылык һәм комфортлык дәрәҗәсен бәяләделәр.
Хәзер бу ФАПларга беркетелгән күрсәтелгән торак пунктларның халыклары медицина ярдәмен уңайлы шартларда һәм заманча дәрәҗәдә алачаклар. Яңа ФАПлар биналарында хәзерге заман медицина җиһазлары урнаштырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту бар.