Кичә ТАССРның Атказанган табибы Чувашова Лилия Ивановна вафат булды. Озак еллар Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән.
Лениногорскида "Лениногорск район үзәк хастаханәсе" ДАССУның медик-санитар часте сырхауханәсе бинасын капиталь ремонтлауга керештеләр. Бу объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелүе аркасында мөмкин булды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм 2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәр уза торган «Шикәр диабетының иртә диагностикасы – кандагы глюкоза дәрәҗәсенә халыкны скрининглау» профилактик акциясен уздырды.
Тольяттидагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 29 яшьлек республика яшәүчесе санавиация вертолеты белән Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Татарстан Республикасында бүген «Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган профилактик чаралар» ункөнлеге бара. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. «Мамадыш РҮХ» ДАССУның стоматология бүлеге мөдире, табиб-стоматолог-терапевты, Сагдеева Лилия Әкрәм кызы тәмәке тартканда авыз куышлыгында барлыкка килә торган проблемаларны һәм авыруларны санап үтте.
24 майда, 10.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» темага брифинг узачак.
Сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мавзютова Түбән Новгородта узган «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Бөтен республика буенча 16 майдан 27 майга кадәр «Шикәр диабеты атнасы - 2022» бара. Әлеге атна кысаларында Яр Чаллы шәһәренең баш балалар эндокринологы, КБМҮнең табиб-эндокринологы Роза Сәлимуллина балалар өчен сәламәт туклану мәктәбе оештырды.
Әлмәтнең Медсанчастендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри йогышлануны профилактикалауга багышланган укыту семинары узды.
21 майда Бөтендөнья скандинавия йөреше көне билгеләп үтелә.