ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең территориясендә төзелүче перинаталь үзәккә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхраҗиевның һәм ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның чираттагы эш чыгулары булды.

Шунтлау белән канның ирекле кире китүен тәэмин итүгә юнәлгән реконструктив операцияләр 1950нче елларның башында кан тамырлар хирургиясендә казаныш булдылар. Хәзерге вакытта шундый операцияләрне ясаучы күп булмаган клиникаларның берсе –  Регионара клиник-диагностик үзәк.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнварда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең районга куратор сәфәре булачак.

Укучыларның төркем авырулары үсешенең сәбәбен бактериологик-лаборатор тикшеренүләрдән соң ачыкларга мөмкин булачак.

«Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең» Балалар клиникасы яңа елны яңа кыяфәттә каршылады. 1968 елда салынган бинада капиталь ремонт уздырдылар, һәм бүген аның ачылуы булды.

Бу көнне 100 кеше донор булды, кан банкы 44 литрдан артыграк донор каны белән тулыланды.

 


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

DQS Россия бүлеге белән  «Донорларны җәлеп итү, тикшерү, кан һәм аның компонентларын хәзерләү, эшкәртү, саклау һәм бирү» сертификацияләү өлкәсе буенча ISO 9001:2008 халыкара стандартының һәм ГОСТ ISO 9001-2011 дәүләтара стандартының таләпләренә ярашлылыкка «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОның сыйфат менеджменты системасының сертификацион аудиты уздырылды. Аудит югары нәтиҗә күрсәтте, һәм «ТР ССМ РКҮ» ДАССОсы ISO 9001:2008 һәм ГОСТ ISO 9001-2011сертификатларын алган Россиянең Кан хезмәтенең беренче оешмасы булды.

Кыш чорында  сынулар, бәрелүләр, биртелүләр, сеңерле бәйләвечләр тартылулары белән  пациентларның саны күп тапкыр арта. Һәрбер җәрәхәтләнү үзенә күңелсез. Азмы-күпме җиңел булганы да, психологик дискомфорт кузгатып, нәтиҗәләрсез калмый. Аннан да җитди җәрәхәтләнүләр сәламәтлекне какшаталар, инвалидлыкка китерәләр, зыян күргән кешенең гомерен кыскарталар.

Гамәл күрсәткәнчә, күп очракларда җәрәхәтләнүне кисәтергә була.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе
Грипп – гомумән алганда, елның көз-кыш вакытында теркәлүче  авыр вируслы йогыш. Гриппка бирешүчәнлек гомуми. Йогыш тапшыруның иң киң таралган юлы – йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында һава-тамчы аркылы.

11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2014 елда башланган эшнең зур күләме яхшы сыйфат белән тәмамланды.Түбә, су белән тәэмин итү, су китү, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары алмаштырылдылар, автоматик янгын сигнализацясенең системасының монтажы үткәрелде, локаль информацион система һәм бина фасады яңартылдылар. Хәзерге заман материаллары белән бинаның сыйфатлы эшкәртүе уздырылды. Җиһазлар, медицина аппаратурасы, интерьер әйберләре сатып алынды,  компьютеризацияләү буенча эшләр үткәрелделәр.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 1114 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 22 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 20 кеше зыян күрде, 10 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 96 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 8328чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –216.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International