Казахстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш вице-министры Алексей Владимир улы Цой Республика клиник хастаханәсенә килде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Җәләлетдинов Р.С. һәм РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф. озатуларында ул республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән танышты.
Татарстанда яман шеш белән авырып башлаган ирләрнең урта яше 65 ел, хатын кызларның яше – 66 ел. Моның турында бүген Матбугат һәм масса-күләм элемтәләр буенча республика агентлыгында пресс-конференциядә «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, ИБФО баш онкологы, КДМАның онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире Рөстәм Хәсәнов белдерде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.Бүген Буа районында, Казан – Ульяновск автоюлының 92 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (шул санда 2014 елда туган 1 бала) зыян күрде. 2 зыян күргән кеше ЮТҺ урынында һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 фельдшер бригадасы чыкты. Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә. Бер зыян күргән бала җиңелчә авыр хәлдә. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа районының үзәк хастаханәсенә тапшырылдылар.
Авыруларны үз вакытында ачыклау һәм профилактикалау, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү, инвалидларның, Боек Ватан сугышы ветераннарының, тыл эшчәннәренең, һаләк булган (үлгән) инвалидларның тол хатыннарының, блокадалы Ленинградта торучыларның, фашизмның элекке әсирләренең авырулары санын киметү максатында, «Ветераннар турында» ФЗга ярашлы, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, ТР Президенты Әмере һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәләре буенча «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең сырхауханәләрендә, «ӘРҮХ» ДАССОда һәм «3нче номерлы ӘШС» ДАССОда комплекслы медицина тикшерүе өчен белгечләрнең күчмә бригадалары оештырылды.
Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне алдында 2015 елның 3 февралендә 11.00 сәг. Декабристлар ур., 2 адресы буенча «Татмедиа» агентлыгында сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. катнашуында булачак пресс-конференциядә катнашырга чакырабыз.
Бүген Кече Чынлы саласында яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга булды, монда тантаналы шартларда модульле фельдшер-акушер пунктын ачтылар.
Исегезгә төшерәбез, тиз төзелгән модульле ФАПларны Татарстан районнарында ачу «2012–2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камильләштерү» Республиканың максатлы программасын гамәльгә ашыру чикләрендә уздырыла. Бүгенге көнгә бу ФАП районда алтынчы, тиздән Үби саласында тагын бер ФАПның ачылуы булачак.
Республика клиник хастаханәсендә «Озын көпшесыман сөякләрнең остеосинтезының хәзерге заман алымнары: яңа әсбаплар һәм технологияләр» мастер-классы узды. Безнең республикабызның травматологлары белән үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга интрамедулляр блокадалана торган остеосинтез буенча Россиянең әйдәүче белгече, «В.Д. Чаклин исемендәге Урал ТОФТИ» ФДБОның м.ф.к., травматологлар-ортопедларның халыкара берләшмәсенә «Русский Кюнчер» кебек билгеле, А.Н. Челноков килде.