КБМҮ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге көн саен кунакларны кабул итә. Ата-аналар үзләренең вакытыннан алда туган, сәламәтлек хәлләре буенча табиблар күзәтүе астында махсус кувезларда урнашырга тиеш булган бәбиләренә кереп чыгалар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко бүгенге көнгә шәһәрнең алдынгы клиникалары булучы хосусый медицина оешмаларының вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында шәһәрнең яңа микрорайоннарында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай, Замелекесьеда гомуми практика табиблары һәм участок педиатрлары офисларының төзелеше планлаштырыла.
7нче февральдән башлап 13нә кадәр Казан дәүләт медицина университеты традицион масштаблы профюнәлдерелгән чараны – «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален уздыра. Аның чикләрендә факультетларның презентациясе, дәвалау оешмалары, КДМУ музее буенча экскурсияләр,тренинглар, конкурслар, психологик тестлау узачаклар.
2014 елның апрелендә старт алган «Безнең кадерле ветеран» Республика социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышының катнашучылары өчен 25 югары комфортлыклы медицина палатасы билгеләнде. Проектның максатлары һәм бурычлары – кирәкле җиһазлар белән җиһазландыру һәм өйдәгегә якынлашкан җыйнаклыкны барлыкка китерү, ветераннар белән очрашулар һәм әңгәмәләр вакытында күтәренке, уртаклашулы игътибар күрсәтү.
ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе катнашуында йогышлы авырулар хастаханәсе җирлегендә Чаллы югары уку йортларының студентлары белән дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары һәм психологлары очрашуы булды. Чара барышында Тимур Исламов Фонды коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасының активистлары белән хәзерләнгән «Наркотиклар- СПАЙС»исеме астында театр постановкасы күрсәтелде һәм аның турында бергәләп фикер алышу булды.
ARES-2014 Европа фәнни-сәнәгый палатасының университетлар рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт медицина университеты Россиянең 3нче медицина югары уку йорты дип билгеләнде.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата – 2014» исеменә Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Исегезгә төшерәбез, 2014 елда дәүләт стационар сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата» дигән II Республика конкурсы булды. Конкурс Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең Комплекс планына ярашлы һәм «Безнең кадерле ветеран» республика гуманитар-социаль проектын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылды.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2015 елда Казан шәһ. спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын хәзерләү һәм уздыру вакытында санитар-эпидемиологик тынычлыкны тәэмин итү, медицина тәэминәте мәсьәләләре буенча эш төркеменең утырышы булды. Утырышны республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.