ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күнегү барышында персоналга һәм пациентларга ашыгыч хәбәр итү системаларын тикшерү уздырылды, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОсы белән идарә итүнең шәһәрнең саклаучы пунктында –   гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларын, гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларында хезмәткәрләрнең ышыклану урыннарын әзерлеккә китерү буенча төркемнәрнең (звеноларның) эш итүләре үзләштерелде.


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР «АМЯХ» ДАССОсы табиблары Самара өлкәсенең «5нче Тольятти шәһәр клиник хастаханәсе» ДБССОнан коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

3
октябрь, 2014 ел
җомга

Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында Өлкән кешеләр көнен бәйрәм итүе узды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда госпитальдә 211 өлкән һәм олы яшьтәге пациент урнашкан, алар өчен Мәскәү районының 65нче мәктәпнең укучылар коллективы бәйрәм концертын оештырды.

Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмаларының Республика Советы рәисе Х.Г.Иштирәков һәм «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» ветераннары (инвалидлары) Республика иҗтимагый оешмасының иҗтимагый комиссия рәисенең урынбасары Б.В.Гревцов (рәис – А.Г.Юлашев) пациентланы бәйрәм белән котладылар һәм бөтенесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.
2014 елга «Уңайлы тирәлек» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОда терапевтик бүлектә лифт ачылуы булды. Лифтны эксплуатацияләүгә кертү белән пациентларны, шул санда аз хәрәкәт итә торган, оешма эчендә күчерүнең күп мәсьәләләре чишелде. 2014 елга «Уңайлы тирәлек» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОда терапевтик бүлектә лифт ачылуы булды. Лифтны эксплуатацияләүгә кертү белән пациентларны, шул санда аз хәрәкәт итә торган, оешма эчендә күчерүнең күп мәсьәләләре чишелде.
Бүген «Чистай РҮХ» ДАССОда Бөек Ватан Сугышы ветераннары өчен чираттагы палатаның тантаналы ачылуы булды, бу юлы травматология бүлегендә. Төзәтү һәм реконструкцияләү «Кадерле безнең ветераныбыз» программасын гамәлгә ашыру максатында шәхси кәсәбәче һәм шәһәр Советы депутатының үз акчасы исәбенә уздырылды. Чарада Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Иванов Д.А., Ветераннар советы әгъзалары, шулай ук ветераннар өчен бүләкләр хәзерләгән балалар йорты тәрбияләнүчеләре катнашты.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

13 октябрьдә 10.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр Чехов ур., 1А адресы буенча урнашкан «2нче РКХ» ДАССОның клиник-биохимик лабораториясендә (сырхауханәнең 14нче кабинеты) Бөтендөнья Тромбоз Көне чикләрендә МНО Көне уздырылачак.

Яр Чаллы шәһ. «4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда карасулы пациентлар өчен мәктәп булды. Анда булган кешеләр сукырлыкка китерә торган «Карасу (Глаукома)» дигән авыру турында бөтен сорауларга җаваплар алдылар.

Пациентларга карасуны дәвалауда иң яңа уңышлар турында, бу куркыныч диагнозка карамастан күрү сәләтен саклар өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында сөйләделәр.

Мәктәптәге дәресләрне шәфкать туташы Альбирә Арысланова һәм «Прозрение» дигән Күз микрохирургиясе үзәгенең табибы Олеся Геффеле уздырдылар.

2014 елның 22 сентябреннән башлап 28 сентябренә кадәр республикада көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 14144 очрагы теркәлде. Үткән атна белән чагыштырганда авырулар саны дәрәҗәсе 5,4%ка артты. Казан шәһ. көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның  6519 очрагы теркәлде һәм үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 3,7%ка артты.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә Татарстанның сәламәтлек саклау оешмалары белән өлкәне информатизацияләү мәсьәләләре буенча чираттагы ай саен уздырыла торган киңәшмә утте. Киңәшмәне Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов уздырды.

«Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә «Коры күз синдромы (ККС) – тикшерү һәм гамәл» дигән Интерактив семинар үтте. Фәнни материалларны түбәндәге ККС өлкәсендә әйдәүче экспертлар хәзерләде: профессор Д.Ю. Майчук һәм профессор В.В. Бржеский, чара профессор Сәйфуллина Ф.Р. җитәкчелегендә узды. Һәр чыкырылган кеше үзен гади тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы булып сизде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International