Эш көннәрендә кан тапшыруга килергә мөмкинлекләре булмаган гражданнарга кан тапшыру мөмкинлеген бирү максатыннан һәм потенциаль донорларны тарту өчен 2014 елның 1 ноябреннән донорларны кабул итү тәртибе алмаштырыла.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 275кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 23кә, янгыннар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 7гә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 29га кимеде.