ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Имза салынган Протокол чикләрендә хезмәттәшлек кан һәм аның компонентларының масса-күләм түләүсез донорлыгы өлкәсендә көч куюларны берләштерергә, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгын һәм донацияләр турында мәгълүматны тапшыра торган программ тәэминәтне алга җибәрү өчен ресурслар һәм масса-күләм мәгълүмат чараларын файдалану.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республика клиник хастаханәсендә 800 пациент өчен авыруларның индивидуаль күрсәткечләрен исәпләп диетик менюларның 13 төрен тәшкил итәргә рөхсәт бирә торган «таблет-туклану» системасы оештырылды. Шундый проект меңнән артык пациентлар саны белән күппрофильле региональ клиникасында Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген «Чистай РҮХ» ДАССОның стационарында Бөек Ватан сугышының ветераннары өчен чираттагы палаталарның тантаналы ачылуы булды. Бу юлы травматология һәм терапия бүлекләрендә.

Кардиоторакаль хирурглар җәмгыятенең чираттагы ел саен була торган Европа корылтае Милан шәһәрендә (Италия) октябрьнең 11нән башлап 15нә кадәр узды. Корылтай эшендә кардиохирургия өлкәсендә дөнья зурлыгында танылган лидерлар: D.Cameron, J. Coselli, R. Bartolomeo, J.Bavaria профессорлар һ. б. катнаштылар.


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атна эчендә Казанда КСЮВЙның 6571 очрагы теркәлде. Узган атна белән чагыштырганда авырулар санының биеклеге 29,4%ка артты. Прививка ясау кампаниясенең барышы турында бүген эш дүшәмбесендә Казан буенча ТР Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр итте.

Хастаханәнең баш табибы Рөстәм Гайфуллин хастаханә коллективын РКХнең терапия хезмәтенең гемодиализ бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Яңа вазыйфага беренче квалификацион категорияле хирург-табиб,  «Россия диализ җәмгыяте» дигән нефролограрның Гомумроссия иҗтимагый оешмасының координацион советы әгъзасы Наил Рафис улы Гатиятуллин куелды.

Мәскәүдә Россиянең баш терапевты, академигы А.Г.Чучалин рәислегендә сулыш алу әгъзалары буенча 24нче Милли конгресс узды. Мәктәпләр һәм симпозиумнар эшендә Россиянең әйдәүче пульмонологлары, аллергологлары, фтизиатрлары, терапевтлары һәм и педиатрлары, ерак һәм якын чит илләренең белгечләре катнаштылар.  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, профессор А.А.Визель, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунолог-аллергологы, профессор Р.С.Фәссахов, Казан шәһ. пульмонология үзәгенең җитәкчесе, профессор Р.Ф.Хәмитов, Казан шәһ. баш балалар пульмонологы, профессор Т.Г.Маланичева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Р.Х.Фатыйхова Татарстанның вәкилләре булып тордылар.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 204кә кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 17гә, бала табулар буенча – 6га артты.  Көчле миокард инфарктлары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 11гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 82гә артты.

Тантаналы ачылудаКайбыч муниципаль районының башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгының урынбасары Р.Р.Хәялиев, «Кайбыч РҮХ» ДАССОның баш табибы Г.М.Магомедов (Мөхәммәтов), медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада яшәүчеләр катнаштылар.

Салада торучыларның шатлыгын уртаклашырга килгән  район башлыгы Алберт Рахматуллин ФАПны мини-хастаханә исеме белән атады, чөнки монда беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм пациентларны дәвалау өчен бөтен шартлар булдырылган.

17
октябрь, 2014 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Марат Гатауллин билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International