Хирургик артрология буенча белем бирү курсы чикләрендә «ТР ССМ РКХ» ДАССОның 2нче номерлы ортопедия бүлегенең җирлегендә KARL STORZ компаниясе белән бергә Мәскәү, Уфа һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән табиблар-травматологлар катнашуында семинар үткәрелде. Уткәрелгән семинарның темасы – эре буыннарны алмаштыру хондропластикасы. Бүгенге көнгә атроскопик хирургия буыннарга киң артротомик керүләрсез посттравматик һәм дистрофик остеохондраль җәрәхатләнүләрне алмаштыру белән катлы реконструктив операцияләр уздырырга рөхсәт итә. Табиб-курсантлар ауто- һәм синтетик материалларны алу һәм трансплантацияләү белән буын эчендәге патологияне дәвалауның хәзерге заман методикалары белән таныштырылдылар.
«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын 25 октябрьдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Чыгарылышта стрессларны профилактикалау, төшенкелекне ничек кисәтү хакында сүз барачак. «Аллергия тукта» бүлеге кычыткан бизгәген кисәтү турында сюжеты белән тәкъдим ителә, «7нче ШКХ» ДАССОсы карамагандагы шәһәр аллергологик үзәгенең аллерголог-табиблары шул авырудан сакланып калу турында сөйлиячәкләр. «Сәламәтлек саклавы бүген» бүлегендә неврологлар корылтае, кардиологлар конгрессы һәм «Сәламәтлек индустриясе» халыкара күргәзмәсенең ничек узганлыклары турында сөйлиячәкбез. «Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын 25 октябрьдә шимбә көнне 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
Аерым игътибар ярдәм күрсәтүнең тәртипләрен саклауга, тапшыру вакытларын минимизацияләүгә һәм нигезләнмәгән этапларга юл куймауга, БКТҮ белән үзара бәйләнешкә (телефон консультацияләр), авыруларны күчерүдә җитешсезлекләргә бирелде.
Кардиоторакаль хирурглар җәмгыятенең чираттагы ел саен була торган Европа корылтае Милан шәһәрендә (Италия) октябрьнең 11нән башлап 15нә кадәр узды. Корылтай эшендә кардиохирургия өлкәсендә дөнья зурлыгында танылган лидерлар: D.Cameron, J. Coselli, R. Bartolomeo, J.Bavaria профессорлар һ. б. катнаштылар.