ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казанга эш буенча килүе чикләрендә, Россиянең Ачык хөкүмәт сораулары буенча министры Михаил Абызов башкаланың сәламәтлек саклау объектларында булып китте. Аерым алганда, ул «Медицина фәннәре үзәге» дигән медицина симуляторлары инжиниринг үзәгенә һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә килеп китте. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озата бардылар.
7нче шәһәр хастаханәсендә журналистларга биргән интервьюсында Михаил Абызов болай дип ассызыклады: «Федераль Хөкүмәтнең бурычы булып сәламәтлек саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру һәм шундый үзәкләрне Россия Федерациясенең һәр регионында булдыру тора... Моннан гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге тора».

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 211гә артты. Көчле миокард инфарктларының саны 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары саны 2гә артты. Җәмәгать урыннарына ашыгыч ярдәм бригадасы 99 тапкырга артыграк чыкты. Бер атна эчендә кояш сугу буенча чакырулар - 5 (4кә артты). Бәхетсезлек очракларына чакырулар саны 14кә, ЮТҺгә – 2гә артты. Бала табулар саны 1гә артты. Янгыннарга чакырулар саны 3кә кимеде. 

18
июль, 2014 ел
җомга
17.08.2014 бер атналык «Миңа гомер бүләк ит» акция чикләрендә К(Иб)ФУның «Яльчик» спорт-сәламәтләндерү лагерендә студентлар янына барып килү булды. Чарада «4нче Шәһәр студентлар хастаханәсе» ДАССОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның табиб-белгечләре һәм Казан дәүләт медицина университетының студент-волонтерлары катнаштылар. 
БүгенКарелия Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Валентина Улич Казанның берничә дәвалау оешмасына килеп китте.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мостафина Катибә Мөгаллим кызы билгеләп үтә. Бүген шушы мөһим һәм тантаналы дата белән юбилярны «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең җитәкчелеге, профкомы һәм Ветераннар советы вәкилләре котладылар, аңа рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.

2014 елның 17 июлендә Казанга эш визиты белән Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендә Карелия Республикасы делегациясе килде. Килү чикләрендә Карелия башлыгы берничә объектка, шул санда 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә – Ашыгыч  медицина үзәгенә, килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында ул дәвалау оешмасының эше белән танышты.

«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 19 июльдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Донор булыр өчен нәрсә белергә кирәк, республика кан үзәге эшенең үзенчәлекләре, донор канының куркынычсызлыгы турында – программаның махсус сюжеты. Анемия һәм башка кан авырулары турында нәрсәне белү мөһим? Кан авыруларының профилактикасы нигә мөмкин түгел? Һәм гадәти салкын тию яисә бүтән авыру астында беленми калучы кан авыруын ничек билгеләргә?

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 19 июльдә 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында.

Казанга бүген Республика башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендә Карелия Республикасы делегациясе килде.
Карелия Республикасы башлыгы бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп китәчәк. Делегация составында Казанга шулай ук Карелиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Валентина Улич килде. Эш буенча килүе чикләрендә ул Казанның берничә дәвалау оешмасына килеп китәчәк.
Бөгелмә ҮРХдә 11 июльдә шатлыклы вакыйга булды. Монда тантаналы рәвештә ветераннар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре өчен уңайлылыгы бик югары булган палатаны ачтылар. Заманча палатаның тантаналы ачылуы Бөгелмә муниципаль районының башлыгы Илдус Касымов һәм "АК БАРС-Мед" Страховкалау компаниясе" ҖЧҖнең генераль директоры Линара Гарифуллина катнашуларында булды.
Яр Чаллы шәһ.Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарның гаиләләренә килеп киттеләр. Исегезгә төшерәбез: хәзер 1/07 һәм 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт»ның тулай торакларында Украинадан килгән 128 кеше, шулар арасында - 58 бала яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International