ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яр Чаллы шәһ.Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарның гаиләләренә килеп киттеләр. Исегезгә төшерәбез: хәзер 1/07 һәм 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт»ның тулай торакларында Украинадан килгән 128 кеше, шулар арасында - 58 бала яши.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 15 июлендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның белгечләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы балачак бүлегенең белгечләре белән бергә 2014 елның 15 июленнән башлап 20 июльгә кадәр Биләр тарихый-археологик музей-заповеднигы территориясендә (Татарстан Республикасының Алексеевск районы) уза торган Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумына килеп киттеләр.

2014 елның 18 июлендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Төш медицинасы үзәгенең җирлегендә урнашкан радионуклидлы дәвалау бүлегенә килеп китәчәк.

Ел саен нурланышның ачык чыганаклары белән дәвалауга Россиядә 75 000 якын авыручы мохтаҗ, чынында дәвалауны 3000 якын кеше ала, ул ихтыяҗдан шактый әзрәк. Россиядә барысы 5 шундый бүлек эшли. Алтынчы бүлек – Казан шәһәрендә.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Anadolu медицина үзәгенең директоры Türkan Ӧzilhan ханым җитәкчелегендәге Төркия Республикасының делегациясе белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекнең агымдагы сораулары һәм мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.
2014 елның 12нче июленнән 23енә кадәр Казанда FIE Халыкара фехтование федерациясе эгидасы астында Фехтование буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Бер күнегүләр ясау һәм ике ярышу мәйданчыгында ярышны медицина белән тәэмин итү «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның спорт медицинасы бүлекләренең спорт табиблары һәм медицина апаларының биш мобильле бригадасы көчләре белән һәм Казан шәһәренең ике Ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан үткәрелә.

15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Табибларның карап чыгулары күченүчеләр урнашкан урыннарда, 1/07 һәм 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» тулай торакларында үтте. Кешеләргә кызамыкка каршы вакцинация ясау башланды.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

11 июльдә  Казанда акад. В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә 145-еллыгы һәм КДМУ психиатрия клиникасының 100-еллыгы хөрмәтенә багышланган тантаналы чаралар булды. Россиянең әйдәүче психиатрлары катнашуында фәнни- гамәли конференция, массакүләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре өчен пресс-конференция, истәлекле ташны ачу һәм ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин катнашуында бал уздырылдылар.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 92гә әзәйде (көчле миокард инфарктлары саны 20гә әзәйде һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары 3кә әзәйде). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 83кә кимеде. Кояш сугу буенча чакырулар атна эчендә 1гә (узган атна эчендә – 2гә) кимеде. Бәхетсезлек очраклары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 10га күбәйде, ЮТҺ буенча чакырулар саны 9га кимеде. Янгыннарга чакырулар саны 8гә күбәйде. Бала табулар саны 7гә күбәйде.

Яр Чаллының медицина эшчеләре Украинадан китәргә мәҗбүр булган күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко сүзләренә караганда, бу актив гражданлык позициясенең, шәфкатьлелекнең, дуслыкның һәм күршеләр белән яхшы мөгалләмәдә булуның яхшы үрнәге, без бүтән регионнардагы хезмәттәшләребезне, бизнес-структура вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм илебезнең һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган бөтен гражданнарын шулай итәргә чакырабыз.

11
июль, 2014 ел
җомга
Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерүнең республика максатлы программасы чикләрендә Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең Шеланга табиб амбулаториясендә капиталь ремонт ясалды, ул медицина җиһазлары белән җиһазландырылды һәм 1нче июльдә танатаналы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International