ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Лаеш районында, Казан - Оренбург автоюлының 16нчы километрында, ЮТҺ булды.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, микроавтобусның җиңел автомобиль белән бәрелешүе нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ булган урында һәлак булды.
Уртача авыр хәлдәге бер зыян күрүче РКХнең Травма үзәгенә китерелде. Калган  дүрт кеше госпитализацияләүдән баш тарттылар һәм амбулатор дәвалауга җибәрелделәр.
ЮТҺ булган урынга Лаеш ҮРХ Ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшерлар бригадасы, Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 2 бригадасы чыкты.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе

КДМҮнең Перинаталь үзәгенә RP-Lite Robot-9197 дигән ерактан телемедицина консультацияләрен үткәрү, авыручыларны тикшерү һәм күзәтү җайланмасы килде. Бу җайланма ТР ССМның ике иң эре үзәге РКХ һәм БРКХнең белгечләре белән бергә авыр пациентларны (яңа туган балалар һәм хатын кызлар) консультацияләү өчен кирәк. Робот – хәзерге заман телемедицинасын якты күрсәтү, атап әйткәндә – консультантка пациентны күрергә генә түгел, ә аускультация, ультра-тавыш тикшерү, ЭКГ кебек манипуляцион чараларны уздырырга мөмкинлек барлыкка килде. Бу әсбап Казан шәһ. ситуацион үзәге консультантының турыдан-туры кулы астында, ягъни белгеч теләгән моментта Перинаталь үзәкнең персоналына бәйсез бөтен кызыксындырган пациентларны һәм аларның күрсәткечләрен карый ала.

Реанимация бүлегендә булган яңа туган балаларга Казан шәһ. РКХнең ситуацион үзәгенең белгече белән беренче консультация уздырылды.
2014 елның 21нче июленнән 27сенә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7182 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1355 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 931 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 59 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 58 кеше зыян күрде, 31 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 7 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 26 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 91 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5672 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 60, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 177. 
Бүген 25.07.2014 елда автошәһәрдә 4нче шәһәр сырхауханәсе җирлегендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин катнашуында «ТР электрон сәламәтлек саклау» дигән Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын (ТР ЭСС БДМС) кертү буенча берләшмә киңәшмәсе булды.
Киңәшмәгә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуганың сәламәтлек саклау оешмаларының баш табиблары һәм мәгълүматлаштыру буенча җаваплы белгечләре чакырылды. ТР ССМ Мәгълүматый һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев тыңлаучыларга республиканың дәвалау – профилактикалау оешмаларында ТР ЭСС БДМСны кертүнең барышы һәм оешмаларның элемтәнең оптик каналларына кушылулары турында мәгълүматны җиткерде. Медицина эшчеләренең килүләрне БДМСга кертүләре, реестр счётларын төзү һәм беркетелгән халыкның статистикасын күрсәтү турында Владимир Шерпутовский сөйләде.

25
июль, 2014 ел
җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Санта» шифаханәсе ЧҖҖнең балалар сәламәтләндерү лагерендә көчле эчәк йогышы очраклары турында хәбәр итә.

2014 елның 23нче июленнән 26сына кадәр Казан шәһ. Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты үткәрелә. Ярышларда 1000гә якын спортчы һәм командалар составындагы 250 рәсми зат катнаша. Чемпионатны медицина белән тәэмин итүдә «РМПҮ» ДАССОның ике мобильле спорт табиблары һәм шәфкать туташлары бригадасы һәм Казан шәһ. бер ашыгыч кичектергесез ярдәм бригадасы эшлиләр.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Студенческая» 4нче ШС» ДАССОда 2014 елның 15нче июленнән 23енә кадәр Казанда фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты үткән вакытта, Халыкара фехтовкалау федерациясе президенты А. Б. Усмановның башлап йөрүе буенча FENCING HEALTH PROGRAME чикләрендә спортчыларны тирәнтен кардиологик тикшереп чыгу үткәрелде. FENCING HEALTH PROGRAME программасы спортчыларның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы турында оптималь мәгълүмат бирә.
Бу программа чикләрендә спортчылар өчен алга таба дөнья чемпионатларында үткәреләчәк инструменталь тикшеренүләр комплексы эшләп чыгарылды. Медицина тикшерүенә йөрәкнең УТТ, ЭКГ һәм йөрәкнең стресс-тестын үткәрү (велоэргометрия) керде. Дөньяның төрле илләреннән үз теләге белән 62 спортчы тикшерелде. Һәр спортчы тикшерү үтү турындагы мәгълүматны электрон җайланмага язылган рәвештә ала алды һәм патологиия ачыкланган очракта терапевтның, кардиологның квалификацияле консультациясен алды.

ТРСәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе йогышлы авырулар санын тикшерүне, бигрәк тә балалар сәламәтләндерү оешмаларында көчәйтә. Бөтен оешмаларда Роспотребнадзор белгечләре планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыралар.

Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиника хастаханәсендә эш визиты белән Казан Мэры Илсур Метшин булды. Дәвалау оешмасына килү 7нче ШКХ җирлегендә төзелгән Ашыгыч медицина үзәге эшенә нәтиҗәләр ясау максаты белән планлаштырылган иде. Исегезгә төшерәбез, Ашыгыч медицина үзәге тантаналы рәвештә 2013 елның 18 июнендә ачылды. Ачылу церемониясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец катнаштылар.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Моның турында сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева бүген журналистларга интервьюда хәбәр итте. Аның сүзләре буенча республикада пациентларны дәвалауда туктаулар булмады, гамәлдәге Федераль законнар җыелмасына туры китереп, комбинацияләрдән торган препаратларны монопрепаратларга алмаштыруны гына уздырырга мөмкин. Министр  урынбасары, 2014 елның калган вакытына һәм 2015 елга торглар инде уздырылды һәм бөтен тәэмин итеп торучылар комбинацияләрдән торган препаратлар тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте.

Мәгълүмат өчен: бүгенге көнгә Татарстан Республикасында «ТР ССМ СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССОның диспансер исәбендә 11 меңгә якын авыручылар тора. Бөтен мохтаҗ булган кешеләр (ә бу бөтен ачыкланган авыручыларның 42 %) дәвалау алалар. Бу Россиядә тулаем алгандагыдан 1,5 тапкыр күбрәк. Вируска каршы дәвалау белән киң каплап алу ТР ВИЧ-йогышлы авыручылар санын киметергә рөхсәт итә. Республиканы ТРга караганда авыручылар саны 2–4 тапкыр күбрәк булган территорияләр әйләндереп алуга карамастан, 2014 елның 6 ае эчендә авыручылар санының 3%ка кимүе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International