Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларына 2014 елда эшкә кабул ителгән клиника-лаборатория диагностикасы табибларының, табиб-белгечләренең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуларына өченче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.
Конкурс комиссиясенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Кабмин Аппаратының, Дәүләт Советының, Дәүләт торак фондының, Казан ДМУның, ТР ССМның карамагындагы Җәмәгатьчелек советының, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Рескомының, Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмалары советының вәкилләре кертелделәр.
Комиссия бу программада катнашырга теләк белдергән табибларның 24 конкурс материалын карап тикшерде. Өченче конкурс нәтиҗәләре буенча 14 табибка (шул санда 1 табиб – медицина фәннәре кандидаты) торак шартларын яхшыртуга грант белән булышуны бирү турында карар кабул ителде.КДМҮнең Перинаталь үзәгенә RP-Lite Robot-9197 дигән ерактан телемедицина консультацияләрен үткәрү, авыручыларны тикшерү һәм күзәтү җайланмасы килде. Бу җайланма ТР ССМның ике иң эре үзәге РКХ һәм БРКХнең белгечләре белән бергә авыр пациентларны (яңа туган балалар һәм хатын кызлар) консультацияләү өчен кирәк. Робот – хәзерге заман телемедицинасын якты күрсәтү, атап әйткәндә – консультантка пациентны күрергә генә түгел, ә аускультация, ультра-тавыш тикшерү, ЭКГ кебек манипуляцион чараларны уздырырга мөмкинлек барлыкка килде. Бу әсбап Казан шәһ. ситуацион үзәге консультантының турыдан-туры кулы астында, ягъни белгеч теләгән моментта Перинаталь үзәкнең персоналына бәйсез бөтен кызыксындырган пациентларны һәм аларның күрсәткечләрен карый ала.
Реанимация бүлегендә булган яңа туган балаларга Казан шәһ. РКХнең ситуацион үзәгенең белгече белән беренче консультация уздырылды.ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Санта» шифаханәсе ЧҖҖнең балалар сәламәтләндерү лагерендә көчле эчәк йогышы очраклары турында хәбәр итә.