Бөек Британиянең Даулинг Клубы Казанда Британия белгечләренең күчмә секциясенең утырышын уздыра. Даулинг Клуб – Бөек Британиянең дерматолог-белгечләренең күпчелеге аның әгъзалары булган күпьеллык тарихлы оешма. Аның максаты булып консультант-дерматологларның һәм яшь дерматолог-белгечләрнең (стажерларның) белемнәрен һәм тәҗрибәләрен киңәйтү тора. Төп максатларның берсе булып Британиянең дерматологлары һәм аларның башка илләрдәге коллегалары арасында клиника һәм фән тәҗрибәсе белән алмашуны һәм үзара мөнәсәбәтләрне коруга һәм яклауга булышу тора. Чараның чикләрендә дерматовенерологиянең һәм дерматоонкологиянең яңа технологияләре буенча, ике илнең махсуслаштырылган дерматовенерология ярдәмен күрсәтүнең оештыру моделе буенча фикер алышу өчен Бөек Британиянең һәм Россиянең әйдәүче дерматовенерологларының килүләре алдан исәпләнә. Чараны уздыру ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хупланган.
2014 елның 25 сентябрендә Казанда РФ ССМ Физик культура, спорт һәм туризм Идел Буе дәүләт академиясенең җирлегендә яшь белгечләр өчен «Сыйфатның бөтендөнья стандарты: идеядән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасының тәҗрибәсе» дигән Халыкара конференция булачак.
Конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге, Казан дәүләт медицина университетының Сәламәтлек саклавындагы менеджмент кафедрасы.
Конференция чикләрендә түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла: әйдәүче медицина клиникаларында сыйфат менеджменты системасы; нәтиҗәле йомгак ирешүнең алымнары; медицина оешмаларында сыйфатны идарә итү мәсьәләләре, медицина даирәсендә корпоратив культура һәм сәламәтлек саклавындагы нәтиҗәлелек күрсәткечләре.
Республика клиник хастанәсенең ситуацион үзәгендә хезмәттәшлекнең һәм Татарстан Республикасында феталь хирургия үсешенең мөмкинлекләре турында Барселонаның San Joande Deu (Сан Жоан де Деу) Балалар госпитале белән видеоконсультация уздырылды. Видеоконсультациядә РКХнең акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Галимова Э.Р., ультратавыш тикшеренүләре бүлегенең мөдире Терегулова Л.Е., 1нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Яковлев Н.В. катнаштылар. Безнең республика хастаханәләренең практикасына феталь хирургияне кертү ультратавыш тикшеренүе астында гына түгел, ә махсус хәзерге заман эндоскопик җиһазның тикшерүе астында да әнисе карынында балага операцияләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк. РКХдә карындагы операцияләр актив уздырылдылар инде һәм уздырылалар, хәзер исә аларның тулы үсеше өчен бу яңа кертүләр андый операцияләрне ясауның мөмкинлеген арттыра алачаклар.
Телекүпер тәмамлангач РКХнең белгечләре хәзерге заман феталь хирургиясе белән практик яктан танышу өчен Барселона госпиталенә чакырылдылар.Бүген Залесный поселогында ЮТҺ булды. Пассажир автобусы һәм трактор бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше (шул санда 1 бала) зыян күрде. Алардан җиңел дәрәҗәдә зыян күргән ике кешегә (шул санда балага) урында ярдәм күрсәтелде. 2 уртача авыр хәлдә зыян күргән кеше 12нче ШКХнә урнаштырылды, җиңел дәрәҗәдә зыян күргән 1 кеше травмпунктка китерелде һәм ярдәм күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.
ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәм станциясенең 3 бригадасы һәм республика һәлакәт медицина үзәгенең 1 бригадасы бардылар.