2014 елның 2 июньдән башлап 6 июньгәкадәркан һәм кан компонентларының донорлары саны 1667 кеше тәшкил итте, шулсанда беренчел – 598 кеше, кабаттан баручылар – 1069 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1667 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1667 литр. Донор көне (эшнең күчмә формасында) «Казаньоргсинтез» ААҖдә уздырылды , анда 329 донор катнашты.
2014 елның 6 июнендә Актаныш муниципаль районы Чалманарат һәм Чат авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылулары булды. Район өчен бу инде «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче һәм бишенче модульле ФАПлар була.
Фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуының тантаналы церемонияләрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы Советының рәис урынбасары Илфак Барыев, «Актаныш РҮХ» ДАССОның баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, авыл җирлеге башлыклыры, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, җирле халык катнаштылар.
Кызыл тасманы кисүдән һәм тантаналы ачудан соң, чарада катнашучылар ФАП бүлмәләрен карап чыктылар, авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү шартларының уңайлылык һәм комфортлык дәрәҗәсен бәяләделәр.
Хәзер бу ФАПларга беркетелгән күрсәтелгән торак пунктларның халыклары медицина ярдәмен уңайлы шартларда һәм заманча дәрәҗәдә алачаклар. Яңа ФАПлар биналарында хәзерге заман медицина җиһазлары урнаштырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту бар.
Казанда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференция ачылды. Башкаланың кунакларын сәламләп, республиканың сәламәтлек саклау министры туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләргә багышланган конференция бик мөһим дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, фтизиатрия хезмәте һәрвакыт Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының күзәтеп торуында булды. «Шактый күп эш эшләнде. Шулай, әйтик, цифрлы флюорографияне керттек. Бу безгә нәтиҗәлерәк булырга мөмкинлек бирә. Ә 60 миллион фотосурәтләр үзәк архивта саклана», - дип билгеләде Адел Вафин.
«Шуңа карамастан, дип басым ясый министр, яңа карашлар һәм карарлар таләп итә торган берничә мәсьәлә дә кала әле. Мин Сезгә күптән нык борчый торган мәсьәләләр буенча конструктив диалог һәм аларның нәтиҗәле чишелүен телим».
Шуны билгеләргә кирәк, Идел Буе федераль округының баш белгечләренең эш киңәшмәсе РФ ССМның баш штаттан тыш фтизиатр белгече, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова катнашулары белән уза. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра.
Казан дәүләт медицина академиясе Казан шәһәрендә «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференцияне РФ ССМның баш штаттан тыш белгеч-фтизиатры, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова һәм Идел Буе федераль округының туберкулез буенча баш белгечләре катнашуларында уздыра. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра. Конференция 2014 елның 5-6 июнендә, 9.00 сәг., «Гранд Отель» кунакханәсендә (Казан шәһ., Петербургская ур., 1) булачак.