2014 елның 6 июнендә Актаныш муниципаль районы Чалманарат һәм Чат авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылулары булды. Район өчен бу инде «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче һәм бишенче модульле ФАПлар була.
Фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуының тантаналы церемонияләрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы Советының рәис урынбасары Илфак Барыев, «Актаныш РҮХ» ДАССОның баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, авыл җирлеге башлыклыры, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, җирле халык катнаштылар.
Кызыл тасманы кисүдән һәм тантаналы ачудан соң, чарада катнашучылар ФАП бүлмәләрен карап чыктылар, авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү шартларының уңайлылык һәм комфортлык дәрәҗәсен бәяләделәр.
Хәзер бу ФАПларга беркетелгән күрсәтелгән торак пунктларның халыклары медицина ярдәмен уңайлы шартларда һәм заманча дәрәҗәдә алачаклар. Яңа ФАПлар биналарында хәзерге заман медицина җиһазлары урнаштырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту бар.
Казанда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференция ачылды. Башкаланың кунакларын сәламләп, республиканың сәламәтлек саклау министры туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләргә багышланган конференция бик мөһим дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, фтизиатрия хезмәте һәрвакыт Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының күзәтеп торуында булды. «Шактый күп эш эшләнде. Шулай, әйтик, цифрлы флюорографияне керттек. Бу безгә нәтиҗәлерәк булырга мөмкинлек бирә. Ә 60 миллион фотосурәтләр үзәк архивта саклана», - дип билгеләде Адел Вафин.
«Шуңа карамастан, дип басым ясый министр, яңа карашлар һәм карарлар таләп итә торган берничә мәсьәлә дә кала әле. Мин Сезгә күптән нык борчый торган мәсьәләләр буенча конструктив диалог һәм аларның нәтиҗәле чишелүен телим».
Шуны билгеләргә кирәк, Идел Буе федераль округының баш белгечләренең эш киңәшмәсе РФ ССМның баш штаттан тыш фтизиатр белгече, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова катнашулары белән уза. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра.
Казан дәүләт медицина академиясе Казан шәһәрендә «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференцияне РФ ССМның баш штаттан тыш белгеч-фтизиатры, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова һәм Идел Буе федераль округының туберкулез буенча баш белгечләре катнашуларында уздыра. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра. Конференция 2014 елның 5-6 июнендә, 9.00 сәг., «Гранд Отель» кунакханәсендә (Казан шәһ., Петербургская ур., 1) булачак.
санда беренчел – 331 кеше, кабаттан баручылар – 1089 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1420 литр тәшкил итте, шул
санда түләүсез нигездә – 1420 литр. Донор көне Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә уздырылды, анда 135 донор катнашты.
Бүген Биектау районында яңартылган хәзерге заман хирургия бүлеге һәм яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылдылар. Тантаналы ачылуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан министр үзәк район хастаханәсенең коллективына тантаналы итеп мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул, бүген зур игътибар үзәк район хастаханәләренә һәм авыл сәламәтлек саклавына бирелә, дип билгеләде. Адел Вафин сүзләре буенча Республика Президентының булышуы аркасында бүгенге көнгә 900 артык ФАПка ремонт ясалды. Ә җиһазландырылган хирургия бүлеге Биектау районында шулай ук кирәкле иде. Министр район идарәсе башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм үзәк район хастаханәсенең башлыгына рәхмәт белдерде. Шулай ук Республиканың сәламәтлек саклау министры хастаханә коллективына аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук Адел Вафин Кече Битаман ФАПының ачылуында катнашты. Халыкка мөрәҗәгать итеп, министр аларны мөһим вакыйга белән тәбрикләде һәм сәламәтлек теләде. Ә Кече Битаман ФАПның мөдире А.Н.Сөнгатуллинага күпьеллык (34 еллык) эше өчен рәхмәт белдерде. Хәзер аның күзәтүе астында 200гә якын кеше тора.Спасс муниципаль районының Приволжский поселогында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен бу «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче модульле ФАП инде.
Татарстан эшкәртүендәге «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы «IT Сәламәтлек саклавында» дигән номинациясендә «ПРОФ-IT 2014» Региональ һәм муниципаль информатизацияләү проектларының бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Бу елда конкурста 157 проект катнашты, ә финалистлар булып 24 регионнан 37 эш билгеләнде.
Финалистларның конкурс эшләрен карап тикшерүне РФ Президентының ярдәмчесе Игорь Щёголев рәислегендә экспертлар уздырды. Проектларга билге бирүдә РФ Президенты администрациясенең хезмәткәрләре, региональ IT-хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре, Дәүләт думасының депутатлары, IT-экспертлары катнаштылар.
Сәламәтлек саклауны информатизацияләү номинациясендәиң яхшы региональ проекты дип Татарстан Республикасының Информатизация һәм элемтә министрлыгы заказы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Диспетчер үзәгенең методик җитәкчелегендә компания Микорд белән эшкәртелгән «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы танылды.