Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен Россия компанияләре арасында «Investor Awards 2013» инвестицияләр өлкәсендәге Һәръеллык премия чикләрендә лидерларның өчесенә керде. Безнең Министрлык Дәүләт хосусый партнерлык өлкәсендә Иң яхшы проект номинациясендә «Гаилә һәм репродукцияне планлаштыру үзәгенең» көйле эше аркасында икенче призлы урын алдды.
«Казан» Халыкара аэропортында 363нче номерлы Мәскәү-Казан рейсындагы Боинг–737 самолетының авиация һәлакәте аркасында барлыкка килгән гадәттән тыш хәлне бетерү буенча уздырылучы чаралар турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 21 ноябренә оператив мәгълүматы
Бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының зур игътибары спортның массакүләм төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бирелә. Шул сәбәпле 2013 елның ноябрендә 10.00 «РФ ССМның Казан дәүләт медицина академиясе» ӨПБ ДББОның уку корпусының акт залында (Мөштәри ур, 11) «Татарстан Республикасының табиб-физкультура хезмәтенең 65-еллык үсеш нәтиҗәләре» Республика фәнни-практик конференциясе узачак. Тантаналы ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, ТР социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Совет Комиссиясе вәкилләре, Дәүләт Совет депутатлары, Россия Федерациясенең субъектларында табиб-физкультура хезмәте җитәкчеләре, Татарстан Республикасы спорт федерацияләре рәисләре, медицина югары уку оешмалар ректорлары катнашачак.
Кадрлар бүлеге башлыгының вазыйфасына элегрәк Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Эшчәнлек стандартларын тикшерү идарәсенең медицина ярдәме һәм медицина экспертизалары сыйфатын тикшерүдә әйдәүче киңәшчесе булып эшләгән Ю.А. Кнни билгеләнде.
2013 елның 16 ноябрендә Тәтеш муниципаль районының Никифоровка авылында «Авылның социаль үсеше» Федераль максатлы программасы чикләрендә күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк составында фельдшер-акушер пункты (ФАП) ачылды.
2013 елның 19 ноябрендә Казанда «Балаларда һәм өлкән кешеләрдә юан һәм нечкә эчәк авырулары» – Россия гастроэнтерологлар берләшмәсенең гастроэнтерологлар, гепатологлар Милли мәктәбенең күчмә сессиясе» Республика фәнни-практик конференциясе булачак.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.