ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Казанда 2013 елның 29 ноябрендә беренче тапкыр Идел Буе федераль округында Россия онкоурологлар җәмгыятенең (РОУҖ) ел саен була торган фәнни конференциясе булды.

Конференцияне сәламләү сүзе белән Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, профессор Р.Ш. Хәсәнов һәм РОУҖ президенты, профессор, м.ф.д., РМФАнең «Н.Н. Блохин исемендәге РФОҮ» ФДБО урология бүлеге мөдире В.Б. Матвеев ачтылар.

2013 елның 27 ноябреннән 30 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Һөнәр һәм сәламәтлек» дигән XII Бөтенроссия конгресс һәм профпатолог-табибларның V Бөтенроссия корылтае булды.

Форумнарда хезмәт медицинасы һәм һөнәр патологиясе өлкәсендә Россиянең әйдәүче галимнәре докладлары тәкъдим ителде, профпатологик хезмәт эшчәнлеген норматив тәртипкә салуның һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алышылды, РФ субъектларының баш профпатологлар киңәшмәсе булды.


29
ноябрь, 2013 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасының күчмә студиясендә кунак – сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин. Өлкәнең зәгыйфь урыннары, беренчел буын, яңа мәсьәләләр һәм үсеш планнары, профилактик медицина, сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре һәм башкалар турында министрның эчтәлекле интервьюсында.


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин боерыгы буенча шәһәрнең балалар сырхауханәсенең баш табибы вазыйфасына элегрәк Казанның 2нче номерлы балалар сырхауханәсе педиатрия бүлегенең мөдире булып эшләгән Мөхәммәтгатова Лилия Мәгъсум кызы билгеләнде.

Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпъеллык намуслы эше өчен 2013 елның 15 ноябреннән булган РФ Президентының Әмере белән «Россия Федерациясенең Атказанган табибы» исеме ТР КДМАның өстәмә һөнәри белем бирә торган дәүләт бюджетлы белем бирү оешмасының кафедрасы мөдире Галеев Ринат Харис улына бирелде.

Күппрофильле хастаханәнең корпуслары һәм бүлекләренең урнашу схемасы белән өч мәгълүматый күргәзмә «Түбән Кама ҮРКПХ» ДАССО территориясендә барлыкка килде. Схемада бүлекләрнең адреслары һәм катлары күрсәтелгән. Күргәзмәләр хастаханәнең территориясендә һәр керү урыны янында урнашканнар. Бу хастаханәгә килүчеләрнең уңайлыклары өчен эшләнгән.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Тәүлек буена сузыла торган медик-психологик ярдәмне медицина психологлары, психотерапевт-табиблар һәм психиатрлар гамәлгә ашыра

·         Телефон буенча

·         Турыдан мөрәҗәгать иткәндә

·         Өйдә

2013 елның 27 ноябрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татарстан Республикасында «ВИЧ-йогышны, В һәм С гепатитларны профилактикалау, ВИЧ белән авыруларны ачыклау һәм дәвалау» өлешендә «Сәламәтлек» приоритетлы милли проектын реальләштерү турында» темасы буенча СПИД каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагында булган ведомство арасындагы комиссиянең (түбәндә – ТР МК карамагында булган ВАК) киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш муниципаль оешмалар белән видеоконференция тәртибендә узды.


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Ел саен 1 декабрьдә планетаның бөтен регионнары буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-йогышның пандемиясенә каршы көрәшү буенча оештыру көч куюларын ныгыту эшенә хезмәт итә торган СПИДка каршы Бөтендөнья көрәшү көне билгеләп үтелә. 30 ел буенча, кизү башыннан СПИД 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ати-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирус белән  көн саен 7 меңнән артык кеше йоктырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International