ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру программасы буенча ТР Мамадыш муниципаль районында Сукул авылында табиб амбулаториясе (ТА) төзелде. ТА ачылуында ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Р.С. Ильясов, ТР Мамадыш районы Советының Рәисе, Башлыгы А.П. Иванов, «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Д.Ф. Хаҗиев булдылар.
ТР Мамадыш муниципаль районында, Шәдче авылында табиб амбулаториясенең ачылуы булды. Ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Ильясов Р.С., ТР Мамадыш районы Советының Рәисе Ильясов А.П. «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Хаҗиев Д.Ф. катнаштылар.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 19 еллык бала табучы хатынның үлеме факты буенча һәрьяклап хезмәт тикшерүе уздырыла. ССМ комиссиясе тикшерү өчен Түбән Каманың бала табу йортына һәм Чистай ш. ҮРХнә чыгып китте.
«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 7 декабрьдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз
Программаның төп темасы ВИЧ-йогышын һәм СПИД профилактикалауга багышланган.
««Коткару» Страхмедицина җәмгыяте» ЯАҖ «Хезмәт медицинасы» дигән II Регионара партнеринг-форум оештыра. Бу форумда «Сәнәгый предприятиеләрдә авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» темасына Ведомство арасындагы түгәрәк өстәл уздырыла.
Хәйрия концертын оештыручылар: «Яшәү сәнгате» дигән Халыкара фонд һәм «Ана һәм бала» дигән Светлана Изамбаеваның коммерцияле булмаган хәйрия фонды – булдылар. Чара «Татарстан Республикасының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге» ДАССО булышуында уздырыла.
Тәмәке тартудан баш тартуның Халыкара көне алдыннан Казанда «Татарстан Республикасының халкы арасында тәмәке тартуны профилактикалау һәм тәмәке тартуны әзәйтү» пресс-конференциясе узачак. Ул 3 декабрьдә 10.00 сәгәтьтә Казан ш., Островский ур., 11/6 (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) адресы буенча булачак.