Казан Кремлендә тантаналы шартта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен 53 атаклы Татарстанда яшәүчеләргә тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин профессор, медицина фәннәре докторы Рәфкать Таҗиевка сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күп еллык тырышып эшләнгән эш өчен «Россия Федерациясенең атказанган табибы» мактаулы исемен бирде.
2013 елның 17 декабрендә 14.00 сәгатьтә Казанда №7 ШКХ ДАССО җирлегендә ревматологиядәге Россиянең милли белем бирә торган проекты чикләрендә «В.А. Насонова исемендәге Ревматологиянең фәнни-тикшерү институты» ФДБУ РМФАнең һәм Россия Ревматологлар берләшмәсенең җитәкчелегендә, Ревматик авырулар һәм остеопороз үзәгенең, РФ ССМ «Казан ДМУ» ЮПБ ДББОның хезмәткәрләре катнашуында Казан ш. һәм Татарстан Республикасы районнарының пациентлары өчен булган «Ревматоид артриты белән ничек яшәргә?» дигән Беренче региональ мәктәпне уздыру планлаштырыла.
9 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 8296 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1098 чакыру. Медиклар 957 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 41 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 23 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 19 мәртәбә чыктылар.
Россиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева һәм Медицина страхованиесенең федераль фонды рәисе урынбасары Светлана Карчевская Казанда «18нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна һәм «Регионара клиник-диагностик үзәге» ДАССОна бардылар.
Медицина оешмаларында кунаклар Республика халкын диспансерлаштыру барышы һәм «Сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар. Шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин электрон Хөкүмәт системасын һәм «Халык тикшерүе» порталын куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең спорт ветераннары медицина тикшерүен узачак.