ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 25 декабрендә ТР cәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Чистай шәһәрендә гражданнарны кабул итәчәк. Халыкны кабул итү 11.00 башлап 14.00 сәг. кадәр (башкарма комитеты бинасы) Бебель ур., 129 адресы буенча узачак.

Тел.: (84342) 5 15 74.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Республиканың сәламәт саклау министры Адель Вафин Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесеФирдәүс Рәис кызы Умяровага ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Президентының әмере буенча «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме Исаева Ирина Владимир кызына -  Һәлакәт медицинасы республика үзәге мөдиренә, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасының ашыгыч медицина ярдәме табибына бирелде.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә

Татарстанда бала табарга ярдәм итү хезмәте эшчәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында сөйләштеләр. Министрлык коллегиясе эшендә Татарстан Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, федераль структуралар җитәкчеләре, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы Гүзәл Шакирова, белем бирү оешмалары ректорлары һәм галимнәр, медицина оешмаларының, шул исәптән профильле клиникаларның җитәкчеләре катнаштылар. Утырыш видеоконференция режимында үтте. Муниципаль оешмаларда табиб акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар катнаштылар.


20
декабрь, 2013 ел
җомга
18 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында эш визиты белән Алтай Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе булды. Визит чикләрендә делегация югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру буенча Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнде.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Программаның төп темасы инсультны кисәтү һәм профилактикалауга багышланган. Инсульт ни сәбәптән килеп чыга, хәтәр факторлары нинди һәм баш мие кан әйләнешенең бу авыр бозылуын ничек кисәтергә мөмкин? Инсультның беренче билгеләрен күрсәгез ни эшләргә һәм бу билгеләр алар нинди? Бу һәм башка сорауларга белгечләр җавап бирерләр.

              Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 21 декабрьдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында!

Герниология — алгы корсак чите бүсере проблемасы беренчел операцияләр ясаганнан соң рецидивлар, ягъни беренчел операцияләрдән соң кабат бүсерләр чыгу мөмкин булудан гыйбарәт. Бүсер хирургиясе вакытында аз инвазив методикалар куллану белән бүген мастер-класслар кысаларында РКХда күрсәткән хәзерге заман технологияләре киресен расладылар. Бүгеннән бүсерле пациентлар беренче операциядән соң ук авыруның кабат барлыкка килүе турында оныта алачаклар һәм икенче тәүлектә үк стационардан чыга алачаклар.

ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислек итүендә туберкулёзга каршы көрәшү буенча Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетындагы ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Туберкулезлы авырулар саны белән уңайсыз хәл элекечә бик кискен булып кала.

2013 елның 15–30 декабрьләрендә кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсешенең дәүләт Программасы чикләрендә бөтен Россия территориясендә «Яңа ел белән, Кан хезмәте!» дигән донор акциясе уза.Бу көннәрдә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә донорлар өчен чаралар уза.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 17 декабрендә ««Студенческая» №4 шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда табибларның квалификацияләре дәрәҗәсен өзлексез күтәрү чикләрендә тормышка куркыныч янаучы йөрәк ритмы бозылуы белән булган пациентларны медикаментоз алып бару буенча укыту уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International