ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика бүләге номинантлары өчен интернет- тавыш бирү башланды. Сез үз тавышыгызны сайтның баш битендә калдыра аласыз («Ак Чэчэклэр» баннеры).
Әгәр бүген табигать җылы кояшлы көн бүләк иткән икән, бу икеләтә шатлыклы була- чөнки җәйнең беренче көнендә күп илләрдә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә (International Children's Day). Бу бәйрәм күп россиялеләргә Халыкара балаларны саклау көне буларак таныш.
Алдарак медицина эшчеләре спартакиадасының финалы булды...
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Баулы Үзәк район больницасы коллективын баш табиб белән таныштырды. Баш табиб булып Алексеев Глеб Викторович билгеләнде.
«Сәламәтлек-2012» Татарстан Республикасы медицина эшчеләре спартакиадасының ахыргы этабы бүген старт алды.
2 нче июнь, шимбә көнне 10.45 сәгатьтә «Россия 1 Татарстан» телеканалында «Сәламәт булыгыз!» программасын карагыз. Программаның төп темасы тәмәке тарту белән бәйле булган авырулар профилактикасына багышланган.
2012 нче елның 30-31 май көннәрендә финал һәм команда беренчелегенә нәтиҗәләү булачак. Спартакиаданың ахыргы ярышлары авыл һәм шәһәр ТР сәламәтлек саклау оешмалары арасында үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр sms-хәбәр җибәрәләр.