Мамадыш хастаханәсе педиатры Шәфикова Рушания Нариман кызы мәктәп яшендәге балаларның дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерә.
Остеопороз-бу авыру сөякләрне шулкадәр зәгыйфьләндерә ки, алар минималь җәрәхәтләр белән җиңел сынарга мөмкин. Кагыйдә буларак, авыру сизелмичә башлана һәм еш кына сөяк сынулары белән билгеләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Трансплантология һәм ясалма органнарның академик В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты.
Республиканың барлык 43 муниципаль районының фельдшер-акушерлык пунктлары яңа электрокардиографлар белән тәэмин ителәчәк. 1610 медицина приборы сатып алу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча башкарыла.
Баш табиб Галимов Айрат Илдар улы инициативасы белән Сарман РҮХ хезмәткәрләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында булган солдатлар һәм офицерлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре грипптан прививка ясадылар һәм covid-19 вакцинасының икенче компоненты белән вакцинацияләнделәр.
Республиканың Балык Бистәсе муниципаль районы Бирдебәк авылында ФАП модульле төзелешенә коммуникацияләр тоташтырыла. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чараларына төзелгән.
Түбән Кама районының күппрофильле хастаханәсендә чираттагы чәршәмбе көне үткәрелде. Хастаханә шәһәрчеге территориясендә генераль җыештыру сентябрьдән башлап чәршәмбе көнне үткәрелә һәм көз ахырына кадәр дәвам итә. Хастаханә хезмәткәрләре яфракларны, коры ботакларны һәм чүп-чарны җыештыра.
Узган җомгада "Чистай РҮХ" ДАССУ балалар сырхауханәсенең көндезге стационары базасында «Жизнь» үзәге белгечләре «Йөрәкләребез җылысы» иҗади мастер-класс үткәрде. Көндезге стационарда дәваланучы балалар җепләрдән курчаклар ясады. Әлеге чара "Сула!" проетын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
20 октябрьдә Казанда "Акушерлык, гинекология һәм перинатологиянең актуаль мәсьәләләре. Груздев укулары" халыкара катнашу белән Россия фәнни-гамәли конференция узачак.