ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Мөслим РҮХ хезмәткәрләре «Вируслы авырулар вакытында вакцинация» киңәшмәсендә катнашты, ул Н.Ф. Гамалея исемендәге Милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Павел Вандышев белән Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм баш табиб Дамир Сөләйманов катнашында видеоконференция режимында узды.

29-30 сентябрьдә Татарстан Республикасы медицина оешмаларында планлы махсус өйрәнүләр үтәчәк.

Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында лекция булды. Презентация белән Татарстан Республикасының атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.

29 сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә кардиологларның Россия милли конгрессы ачыла. Конгресста катнашучылар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дәвалауның мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Covid-19 прививка кампаниясе башланганнан бирле Яр Чаллының 7нче сырхауханәсендә 57 мең пациент  прививка ясаткан.

Экспертлар белән очрашуда ТРның баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Лениногорск РҮХнең медик-санитар өлешендәге поликлиниканы капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Әлеге объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына керде.

"Кояшлы шәһәр" дә 11нче балалар сырхауханәсенең (Баки Урманче ур., 5) һәм 18нче сырхауханәнең (Ахунов ур., 16а) филиаллары ачылды.

Очрашуны Ижевск шәһәрендә булган вакыйгалар турында фикер алышудан башладылар. Шулай ук теракттан соң башкала клиникасына күчерелергә тиешле балалар саны турында да сөйләштеләр.

29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне. Бу көн кешеләрнең игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларының киң таралуы проблемасына юнәлтергә һәм кешеләрне үз сәламәтлекләре турында уйланырга, аны яхшырту һәм ныгыту өчен көч куярга, ә иң мөһиме - бу авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International