«Аксубай РҮХ» ДАССУда «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чикләрендә сырхауханәнең капиталь ремонты дәвам итә. Бүгенге көндә монтаж эшләре тәмамланган
Баулы табиблары Сабантуй уздырдылар һәм Медхезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр
28 июньдә «Казан – Свияжск» электропоездында быел икенче «Сәламәтлек электричкасы» узачак. «Казан-1» үзәк вокзалыннан кузгалу 10:27 сәгатьтә.
Алабугада бүгенге көндә диспансер исәбендә 333 кеше тора, шуларның 68е балигъ булмаган балалар тәрбияли. Наркотик кулланучылар арасында, нигездә, 30дан 49 яшькә кадәрге ир-атлар күбрәк.
«Сәламәтлек саклау» мили проектының мөһим юнәлешләренең берсе –медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Табибларны авылларга җәлеп итү өчен «Земский доктор» программасы эшли.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина «ТР ССМ РКНД» ДАССУкарамагындагы «Гомуми эш» федераль проектының региональ ресурс үзәгенең белгече Алинә Гыйләҗева белән зарарлы гадәтләрне профилактикалауга һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышланган өлкән отрядлар һәм «Костер» лагереның хезмәткәрләре өчен лекцияләр үткәрделәр.
23 июнь көнне Зәйнең балалар музыка мәктәбендә Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарага җыелдылар.
Бүген Татарстан табиблары делегациясе Израильгә очты. Анда табиблар стажировка узачаклар һәм Израиль медицинасының иң яхшы практикалары белән танышачаклар.
Авыруларны кисәтергә һәм риск факторларын ачыкларга диспансерлаштыру һәм һәр кеше яшәү урыны буенча сырхауханәдә узарга мөмкин булган профилактик медицина тикшерүләре мөмкинлек бирә.
ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча төзелгән яңа медицина пунктлары ике меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.