ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2022 ел
җомга

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган яшь балалар табиб-педиатрларына дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә шәһәр һәм республика медицина оешмаларының профилактик эшен оештыручылар өчен методик семинар булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Анда катнашучыларның берсе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резедә Хаева булды.

Чистай РҮХнең стационар территориясендә урнашкан кан җибәрү мобиль станциясе янында акциядә катнашырга теләүчеләрдән чират тезелде. Чистай шәһәрендә һәм башка якын-тирә районнарда яшәүчеләр, төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге вәкилләр кан тапшырырга килгәннәр.

Кичә Халык иҗаты йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган зур бәйрәм булды. Бәйрәм вакытында «Сәләт» медицина премиясендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

Яшел Үзәннең  1нче номерлы сырхауханәсендә капиталь ремонт дәвам итә. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелә. Эшләр исемлегендә – түбә һәм фасадны яңарту.

Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров тантаналы шартларда Виктор Соловьевка рәхмәт хаты һәм «Россия доноры» медален тапшырды.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә районының Юртово бистәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ФАП төзелә. Эшләрнең бәясе 6 766 740 сум.

Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория төзелеше бара.  Проектны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең «Ак чәчәкләр»  аллеясында Ютазы районы медицина хезмәткәрләре тыйнак кына, әмма лаеклы итеп үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International