Республика стоматология сырхауханәсенең балалар бүлекләрендә нәни пациентлар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган акция узды. Бу көнне стоматологка килгән балалар иң күркәм елмаю өчен Мактау грамоталары алдылар.
30 майдан Зәй районы авылларында яшәүчеләрнең күчмә флюорография җайланмасында тикшерү узу мөмкинлеге барлыкка килде.
Республика клиник наркология диспансерының футбол командасы «Хезмәт резервлары» корпоратив уеннарының дүртенче этабында мини-футбол буенча турнирда өченче урынны яулады.
Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының «Татарстан Республикасында онкология авырулары булган балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында» мәсьәләләрга багышланган күчмә утырышы узды.
2 июнь көнне Мөслим район үзәк хастаханәсендә Мөслим районының 60 кешесе, шул санда хастаханәнең 35 хезмәткәре кан тапшыруда катнашты.
2 июньдә Бөтенроссия пациентлар берлеге «#ОзакЯшәрӨчен» (»#ЧтобыЖитьДолго») илкүләм мәгълүмати кампаниясен башлап җибәрә.
Балаларны яклау көнендә Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгенең бала табу фотографы Диләрә Эстринаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Фотограф бала туу турында проект тәкъдим итте.
Җәйдә өйдә дарулар арасыннан нәрсә булырга тиеш турында табиб травматолог-ортопед Сираҗиева Алия Әбрар кызы сөйләде.
Балаларны яклау көненә «Без бергә» инициатив төркеменнән уен мәйданчыгы балалар медицина реабилитациясе бүлеге пациентлары өчен бүләк булды. Яңартылган уен мәйданчыгында чын әкияти тамаша башланды. Әкият дөньясына балаларны «Җиде диңгез» («Семь морей») курчак театры персонажлары алып кереп китте.
Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар поликлиникасы мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле матур чара узды.