Татарстан Республикасында профилактик чаралар үткәрүне яңадан башлап җибәргәннән соң, Урыссу үзәк район хастаханәсе, Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләре табиблары район торак пунктларында күчмә диспансерлаштыруны үткәрә.
«Мөслим үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы булып Сөләйманов Дамир Тәлгат улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
Вакыт узу белән медицина кабинеты ачарга дәгъва кылучыларга лицензия бирү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзерге вакытта эшкуарларга медицина эшчәнлеген электрон рәвештә лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү, лицензияләү процедурасы башланганчы гаризаларны алдан карау, Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында документларны карау барышын күзәтү мөмкин.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә эшкә 4 ай элек яшь табиб-травматолог Нурмөхәммәт Сражидинов кереште. Нурмахаммәт Сражидинов Кыргызстанда туып, шунда ук И.К. Ахунбаев исемендәге Кыргыз дәүләт медицина академиясен тәмамлый һәм «балалар травматологы»белгечлеге буенча ординатура уза.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностик лабораториясенә заманча кан биохимия анализаторы кайтарылды. Бактериология лабораториясенә БМБ-II Ламинар-С микробиология куркынычсызлык боксы кайтарылды.
Түбән Кама һәм район медицина хезмәткәрләре боз астыннан балык тоту буенча ярышларда катнашты. Җиңүче тотылган балык саны буенча билгеләнде.
Бүгенге көндә Алабуга РҮХнең хатын-кызлар консультациясендә 34 хатын-кыз балага уза алмау исәбендә тора. «Демография» милли проекты ярдәмендә хатын-кызлар экстракорпораль аталандыруны - ЭКОны ММИ полисы буенча бушлай ясый ала.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге спорт медицинасы бүлеге мөдире һәм спорт табибы Нияз Бикчурин CheerLab (Чир спорт) Бөтенроссия клубының Казан филиалы спортчыларына травматизмны кисәтү турында дәрес үткәрде.
Актаныш районы хакимиятенең актлар залында «Актаныш район үзәк хастаханәсе» ДАССУ йомгаклау медицина советы узды. Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Казанның 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсендә медицина советы узды. Утырышта хастаханәнең 2021 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Владимирович Жаворонков катнашты.