Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле сугыш юлларын үткән каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез.
Сишәмбе, 24 мартта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина һәм «Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев җавап бирде.
Табиб-оториноларинголог Вагыйз Самат улы Сәйфуллин «Туган авылым Иштирәк» дип аталган китап язган. Китап табибның кече Ватаны тарихына багышланган һәм Иштирәк авылында яшәгән, аны төзегән һәм үстергән кешеләрне сурәтли.
5 яшьлек кызның ашказаныннан 300 граммлы һәм бер метрга якын булган төерле чәчләрен алып ташладылар.
Табиблар сүзләренә караганда, кыз хастаханәгә күңел болгануга, косуга һәм эч авыртуына зарланып килгән. Үткәрелгән тикшерүдән соң пациенткада трихобезоар — бөтен ашказанын, уникеилле эчәген һәм юка эчәклекнең бер өлешен били торган чит әйбер булуын ачыклыйлар.
Бу ел эчендә Татарстанда санавиация вертолетларының очыш санын 160ка кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта РКХ каршындагы Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.
Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының педиатр-фтизиатры Валентина Васильевна Можная бөтен гомерен медицинага багышлаган – менә 46 ел инде ул балаларны дәвалый.
Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Туберкулез, БЦЖ прививкасы, Манту пробасы һәм Ремаркның «Өч иптәш» әсәреннән Пэтны дәвалый алу турында без бүген Түбән Каманың иң тәҗрибәле табибларының берсе – туберкулезга каршы диспансер педиатр-фтизиатры Валентина Васильевна Можная белән сөйләштек.
Ешрак вакытыгызны балагыз белән үткәрегез һәм аралашыгыз: аның көне ничек узганы, дусларындагы яңалыклар турында сорагыз, аның сәламәтлеге белән кызыксыныгыз. Табибларда даими профилактик тикшерүләргә игътибар итегез. Һәм бу бөтенләй медицина киңәшләре түгел, ә үзенең иң якын кешесенә гап-гади игътибар, ул физик һәм психологик сәламәтлеккә зыян китерә торган проблемаларны булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Без сезгә сөйләячәк киләсе вакыйга сезне үзенең «күләме» белән шаккатырачак һәм җитди уйланырга мәҗбүр итәчәк.
2020 елның 18 мартыннан № 294 «Карантин очрагында хезмәткә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләүнең һәм түләүнең вакытлыча кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнарга хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү һәм озынайту тәртибе турында хәбәр итә.