ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәшүнең региональ проекты кысаларында эксперт класслы УЗИ - аппаратлары китерелде.

Октябрь башында «Самсунг Медисон» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты һәм «Джи Ультрасаунд.» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты ТР ССМ РКОДына файдалануга тапшырылды. 4 аппарат ТР ССМ РКОДның ике филиалында: Әлмәттә һәм Яр Чаллыда урнаштырылды, һәрберсендә икешәр УЗИ-аппараты. 2 УЗИ аппаратын Казанда онкодиспансерда урнаштырдылар.

Бүген «ПҮ белән БДХ» ДАССУдә 200гә якын табиб эшли, шуларның тугызы – ТРның атказанган табиблары, 650дән артык шәфкать туташы. Бердәм, хезмәт сөючән коллективка Түбән Каманың гына түгел, ә Уфа, Казан, Пермь, Әстерхан, Ижевск, Томск кебек шәһәрләрнең медицина учреждениеләрен тәмамлаучылар да кушылалар.  Кадрларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, моның өчен «Аренда торагы» программасы тормышка ашырыла. Тулысынча җиһазландырылган фатирлар яңа белгечләргә бушлай бирелә.

Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенә Казахстан Республикасы Караганда шәһ. профессор Х.Ж. Макажанов исемендәге Өлкә травматология һәм ортопедия үзәгенең вәкилләре килеп киттеләр. Визитның максаты – Росздравнадзор стандартларын кертү буенча КБМҮнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм Триаж системаның эшләве.

«Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» дип аталган Росздравнадзор ирекле сертификациясе – сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген комплекслы бәяләүнең яңа нәтиҗәле коралы, ул проблемаларны төгәл ачыкларга, төзәтмә чараларын тасвирлап җентекле план төзергә, аларны бетерү срокларын билгеләргә һәм җаваплы кешеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Ревматологик авырулар һәм остеопороз шәһәр үзәгенең белгечләре «Өмет» Ревматологик пациентлар мәктәбен үткәрделәр.

Йөклелек вакытында хатын-кызлар гриппка 18 тапкыр ешрак бирешәләр. Моның турында «Татар-информ» МАда үткәрелгән пресс-конференциядә Казан шәһәренең №16 шәһәр клиник хастаханәсенең №1 бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина сөйләде.

Казанда «ГТО чикләрсез» спорт фестивале узды. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 140 якын кеше җыелды.

Яр Чаллы шәһәрендә КБМҮ хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар. Чара шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча көзге айлык кысаларында узды.

21–30 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Инсультны профилактикалау, Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә – 29 октябрьгә» дигән тематик ункөнлек уза.

«Мин эшче булыр идем...» дип аталган иң яхшы рәсемгә республика конкурсында катнашучылар абыйлы-энеле Алмаз һәм Әмирхан Сәгъдиевлар «ТКҮРКПХ» ДАССУнең баш табибына үз куллары белән ясалган картиналарны бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International