Түбән Кама медицина көллиятендә Ачык ишекләр көне узды. Абитуриентлар һәм күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән булачак студентлар уку йортының эше белән таныштылар.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре 7-11 сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм социаль әһәмиятле авыруларны кисәтү буенча видеолекторийларны дәвам итәләр.
Казанда академик М. И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү «Торакальная Евразия: күптөрлелектә бердәмлек» симпозиумы узды. Анда беренче тапкыр Европа һәм Россиядән генә түгел, Азиянең әйдәүче белгечләре дә катнаштылар.
«Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты кысаларында Яр Чаллыда белгечләрне укыту узды. КДМУның госпиталь педиатриясенең кафедрасы мөдире Динара Садыйкова 2нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә база һәм киңәйтелгән йөрәк-үпкә реанимациясенең төп теоретик мәсьәләләре буенча лекция укыды.
Лениногорск ҮХР белгечләре авария, һәлакәт һәм табигый бәла-казалар янау һәм ликвидацияләү вакытында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү буенча комплекслы өйрәнүдә катнаштылар. Өйрәнүләр Лениногорск муниципаль районының идарә органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән берлектә уздырылды.
Халыкара онкология берләшмәсендә март калын һәм туры эчәк яман шеше белән көрәшү һәм хәбәрдарлык ае булып тора.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов университетның максатчан юнәлеше буенча белем алучы студентлары белән очраштылар.
Тукай районында капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков эш визиты белән Түбән Камага килеп китте. Ул туберкулезга каршы диспансерны карап чыкты, анда капиталь ремонт тәмамланган иде. Аннан соң башкарма комитетта министр һәм мэр Айдар Метшин катнашуларында Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясалды.
Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә 2018 елда клиниканың эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланган медицина советының утырышы узды.