Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 22 апреленнән 719-р номерлы боерыгына туры китереп наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы, социаль юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларга (түбәндә – КБО) субсидия (барысы – 8,1 млн. сум) бирү буенча конкурс уздырыла.
КБМҮнең Балалар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Николай Новиков һәм аның хатыны, хирургиянең шәфкать туташы Елена Новикова «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә «2015 елның Iнче яртысында ВИЧ-йогышны мониторинглау» дигән республика семинар–киңәшмәсе булды.
Иртәгә, 9 июльдә 10.00 сәг. «Татар-информ» МАгы Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының (ДЧ) катнашучыларын һәм кунакларын медицина тәэмин итүгә багышланган пресс-конференция уздыра. Журналистларның сорауларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина җавап бирәләр. Чара Казан шәһ., Декабристлар ур., 2, брифинг-залы (1нче кат) адресы буенча булачак. Аккредитацияләүнең эл.адресы: pr@tatar-inform.ru
«Кама Аланы район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы булып Лилия Әбдрәхимова билгеләнде. Электә ул «Л.Я. Карпов исемендәге Химик завод» ААҖ санаторий-профилакториенең баш табибы вазыйфасын башкарды. 1994 елда Лилия Фәрит кызы «дәвалау эше» белгечлек буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлады. Аннан соң ул һөнәри дәрәҗәсен өзлексез күтәрде. Аның дәвалау оешмаларында эшенең зур тәҗрибәсе бар. Ул участок табибы, табиб-терапевт, фтизиатр, баш табибның сырхауханә эше буенча урынбасары булды. Фәрит кызы Лилияне ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсендә баш табибларның атналык планеркасында тәкъдим иттеләр һәм ТР ССМ ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиевтан аңа уңышлар теләү сүзләре белән истәлекле бүләк тапшырдылар.