Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарулар аркасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: үзара килешеп эшләнгән график буенча СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәгенең гаризасына ярашлы 2014 елның икенче яртысына һәм 2015 елга ретровируска каршы препаратларны сатып алу гамәлгә ашырылган. Препаратларны китереп торулар график буенча, өзлелксез гамәлгә ашырылалар. Хәзерге вакытта ВИЧ-йогышны дәвалау өчен бөтен препаратлар җитәрлек микъдарда бар.
Бу чараны уздыру ВИЧ/СПИД авыруы турында тагын бер мәртәбә сөйләшергә һәм һәм аның белән көрәшү буенча чаралар рәтендә яшьүсмерләрне катнашуга тартырга, шулай ук бу авыру белән бәрелешүдән үсеп килә торган буынны сакларга мөмкинлек бирде.
Тәтеш районында «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре белән прививка кабинетларының шәфкать туташлары һәм районның ФАП фельдшерлары өчен вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча күчмә өйрәтү семинары оештырылды.
Бу чараның максаты – прививка кабинетларының эшен оештыру буенча медицина хезмәткәрләрен өйрәтү, халык арасында вакцинация буенча санитар-мәгърифәтчелек эшкә һәм профилактик прививкалардан ата-аналарның баш тартуларын профилактикалауга өйрәтү.
Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше, алар арасында – 120 бала, тора. Бу мәгълүматларны бүген Матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Ирина Малышева тавышландырды.
Казанда 27 ноябрьдә «Хәзерге заман күп профильле медицина оешмасында ашыгыч ярдәм. Мәсьәләләр, бурычлар, үсеш киләчәкләре» дигән ашыгыч ярдәмнең оештыру һәм клиника бүлекләре буенча фәнни-гамәли конференция булды.
Бүген Тәтеш районында, Нармонка саласында, янгын булды (йорт янды). Янгынны бетергәч, өч һәлак булган бала гәүдәсен таптылар. Янгын урынына Тәтеш РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Конференция гадәттәгечә Идел буе Федераль округында балалар саләмәтлеген саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча Россиянең төрле регионнарыннан хезмәттәшләрнең алдынгы тәҗрибәләрен тарату өчен мәйданчык булып тора. Конференция чикләрендә табиблар һәм клиник тикшерүләр өчен белем бирү мәктәпләрен һәм семинарларын уздырырга планлаштырыла.