ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2014 ел
шимбә
Казанда беренче тапкыр «Студенческая» 4нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОда «ТР ЭСС БДМСны» ясаучылар белән бергәләп пациентка тавышлы һәм визуаль белгертә торган электрон чират системасы кертелде. Системаның эшләвен баш табиб Айрат Зиатдинов Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Вафин Адел Юныс улына күрсәтте. 

1
август, 2014 ел
җомга
Үзенчәлекле, ә кайвакыт авыр һәм фаталь өзлегүләр булу гистероскопия вакытында кулланылучы технологияләрне камилләштерергә мәҗбүр итә. Операция ясауның шундый яңа ысулларының берсе булып шейвер технологиясе тора (аның исеме шулай ук аналык эче морцелляциясе, һәм шулай ук салкын пычак технологиясе). 2014 елның июнь-июлендә ТР ССМ РКХ гинекология бүлегендә K.Storz җитештергән аналык эче морцелляторы (шейверы) ярдәмендә операцияләр сериясе ясалды. Бар пациенткалар да оператив тыкшынуларны әйбәт кичерделәр һәм өйләренә  чыгарылдылар.

Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокукны яңарту турында гаризаны бирү өчен льготалы категория гражданнарының ике ае бар әле. Исегезгә төшерәбез, ел эчендә андый хокукны кайтару мөмкинлеге закончылык белән алдан исәпкә алынмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан льготникларына соцпакеттан баш тартмаска киңәш итә.

Чирмешән районында, Кара Чишмә авылы янында ЮТҺ булды. ЮТҺ урынында йөк автомобиленең җиңел автомобиль белән бәрелешүе нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды.

БРКХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Хастаханә советының «ТР ССМның 2014 елның 6 аена «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең йомгаклары һәм урта сроклы периодка үсешенең стратегиясе турында» дигән утырышы булды. Үз чыгышында ул Балалар республика клиник хастаханәсенең эшен югары бәяләде, 2014 елдагы эш күрсәткәчләренең уңай динамикасын билгеләде, БРКХне модернизацияләү вакытында алынган ресурслар белән нигезле файдалануга игътибар итте.Министр БРКХ коллективына балалар сәламәтлеген саклауда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм БРКХның республиканың балалар сәламәтлек саклавының авангардында калуын билгеләде, киләчәктә уңышлар һәм үсеш теләде.

Июльдә чыккан Healthy Nation журналының яңа 2нче (17нче) саны хәзер онлайн-версиядә дә бар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (уң яктагы баннерда) һәм басманың http://www.healthynation.ru/index.php?option=com_nomer&n=jul14 сайтында. Санның темасы – сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру, чыгарыш Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән, материаллары арасында: «Ак чәчәкләр-2014» Республика премиясен иң яхшы табибларга тапшыру церемониясеннән репортаж, шулай ук «Клиник портрет» әдәби конкурсының җиңүчеләренә багышланган мәкалә. Журналны сез сәламәтлек саклауның иң эре регион һәм республика чараларында тарату стойкаларында таба аласыз.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Азнакай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Шиһапов Илдар Фираил улы билгеләнде.

Фәрид Шакир улы Бахтиозин (17.09.1930) медицина журналларында 100дән артык мәкалә авторы, травматологларның Бөтенсоюз корылтайларында, травматология һәм ортопедия буенча Россия конференцияләрендә (Санкт-Петербург, Воронеж, Екатеринбург һ.б.) берничә тапкыр чыгышлар ясады.

Фәрид Шакир улы ТР Атказанган табибы мактаулы исеменә, «ТР  Сәламәтлек саклау отличнигы» ведомство бүләгенә, Хезмәт ветераны исеменә ия. Гомуми стажы 58 елны тәшкил итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша...

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларына 2014 елда эшкә кабул ителгән клиника-лаборатория диагностикасы табибларының, табиб-белгечләренең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуларына өченче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.

Конкурс комиссиясенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Кабмин Аппаратының, Дәүләт Советының, Дәүләт торак фондының, Казан ДМУның, ТР ССМның карамагындагы Җәмәгатьчелек советының, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Рескомының, Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмалары советының вәкилләре кертелделәр.

Комиссия бу программада катнашырга теләк белдергән табибларның 24 конкурс материалын карап тикшерде. Өченче конкурс нәтиҗәләре буенча 14 табибка (шул санда 1 табиб – медицина фәннәре кандидаты) торак шартларын яхшыртуга грант белән булышуны бирү турында карар кабул ителде.
Республика клиник хастаханәсендә кризис үзәге эшли, анда авырлы хатыннарны һәм яшь аналарны һәрвакыт якларга әзерләр. Монда шатлыклары белән уртаклашырга сирәк киләләр. Хәер, анысы инде бик мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе шунда ки, карынында бала йөртүче хатыннар авыр минутларда алар өчен һәрвакыт ишек ачык икәнлеген беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International