«Ак чәчәкләр» Россия студентларның һәм яшь галимнәрнең медицина яшьләр форумы чикләрендә Казан ДМУда үтүче IX Халыкара студентлар-медикларның һәм медицина эшчеләренең сәнгате Фестиваленең катнашучылары, жюри әгъзалары, оештыру комитетының киеренке эшләре ахырына якынлаша.
Фестивальгә Россия Федерациясенең 45 медицина һәм фармацевтика ЮУЙыннан вәкилләр килделәр, чараның катнашучыларының һәм кунакларының колачлавы 1500дән артык кешене тәшкил итте.
Бәйгенең үткән өч көне кызыклы номерлар, катнашучыларның югары профессионализмын, Фестиваль жюриеның эшкә сәләтлелеген күрсәтте. Җыр бәйгесе II тур, ансамбльләр бәйгесе II тур һәм киноконкурс юнәлешләре буенча сайлап алу турлары калдылар.
Барыгызны да 2014 елның 26 мартында 18.00да Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Нужин ур., 2 йорт адресы буенча «УНИКС» КФУ МСКда булачак Фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары Гала-концертына чакырабыз.
Гала-концерт алдыннан 17.00да «УНИКС» КФУ МСКның концерт залына керү урыны алдындагы мәйданда Казан дәүләт медицина университеты студентларының «Без сәламәт! Безгә иярегез!» дигән гадәттәге митингы булачак.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Шимбә көнне 22 мартта 10сәг. 45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалы эфирында «Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын карагыз.
Программаның төп темасы наркология профилактикасына багышлана. Нарколог табиблар наркотик исерүнең симптомнары һәм аны кисәтү буенча чаралар турында сөйләячәк.
Торакаль хирургия буенча өченче симпозиум ничек узды? Моның турында программаның махсус сюжеты.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 22 мартта 10сәг. 45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында карагыз.
24 мартта 13.00да «Татар-информ» МАда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белән һәм Сочида Олимпиадада һәм Паралимпиадада эшләгән табиблар белән пресс-конференция булачак. Искә төшерәбез, бу Уеннарда Краснодар краеннан 666 табиб, Мәскәүдән 380 медик һәм Татарстан Республикасыннан 222 табиб эшләделәр. Шушы көннәрдә татарстан табиблары Сочидан кайталар.
Бүген Татарстан Республикасына эш буенча килү вакытында Ростов делегациясе «ТР ССМ Республика клиника хастаханәсе» ДАССОга, «Шәһәр студентлар хастаханәсе №4» ДАССОга, «Ашыгыч ярдәм станциясе» ДАССОга килеп китте.
Аерым алганда, Республика клиника хастаханәсендә делегация медицина оешмасының кабул итү бүлегенең эше белән танышты. Студентлар хастаханәсендә баш табиб Айрат Зиатдинов һәм ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова делегация әгъзаларын оешманың структуралы бүлекчәләрнең эше белән: регистратура, кичектергесез ярдәм блогы, торгызу дәвалавы бүлекчәсе, өр-яңа медицина җайланмалары белән җиһазландырылган функциональ диагностика һәм нур диагностикасы кабинетлары, көндезге стационар, үсмер яшь үзенчәлеге белән бәйле булган сәламәтлек саклау проблемалары буенча комплекслы медицина-психология ярдәме күрсәтүче «Чагылдыру» Яшьләргә дустанә булган клиника белән таныштырдылар. Делегация әгъзаларына медицина үзәгенең диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләре, пациентларның йөреше логистикасы күрсәтелде.
Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә, Ростов өлкәсенең делегациясе call-үзәкнең эше белән танышты.
Татарстан башкаласына килеп китүнең ахырында, Ростов делегациясе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгындагы очрашу барышында кунаклар, Казанның медицина оешмасының мөмкинлекләре тәэсир итте, дип билгеләделәр. Шулай ук тарафлар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар.
Чара Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан Мәгариф идарәсе һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарә белән бергә оештырылды. Экскурсия чикләрендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә уйлаган укучылар, «Синең табибың» гомуми практика табиблары һәм педиатрлары бүлекчәләренә, шулай ук «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОга кереп чыктылар.
Экскурсантларны барыннан да бигрәк табиб булыр өчен уку вакытлары, медицина эшчеләренең хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары кызыксындыра иделәр. Укучыларны медицина ярдәмен күрсәтүнең яңа технологияләре һәм сәламәтлек саклауның мәгълүматлаштырылуы яхшы яктан шаккаттырдылар.
Гомумән, шәһәрдә профессиональ ориентация буенча һәм медицина кадрларын тарту буенча чаралар өзлексез үткәреләләр. Күптән түгел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәтенең грантлары системасы хисабына табибларны тарту буенча эшне оештыру турында фикер алыштылар. Искә төшерәбез, Чаллыга торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум күләмендә хөкүмәт грантларын алуга 40 квота бүленеп бирелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсе булышуы белән «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактерияләргә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» темасына Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 300дән артык төрле профиль белгечләре - табиб терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиник фармакологлар, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББОның һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББОның профильле кафедралары хезмәткәрләре катнашты.
25 мартта Казанда 11.00 сәгатьтән башлап 420111, Казан, Петербург ур. 1, «Grand Hotel «KAZAN» кунакханәсе адресы буенча «Сирәк очрый торган авырулар өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру чикләрендә субъектның Юл картасын формалаштыру буенча регион тәкъдимнәре» дигән Түгәрәк өстәл булачак.
Белдерелгән чара – 2014 елда дәүләт хакимиятенең органнары, фәнни берләшмә, пациентлар һәм башка кызыксынган яклар катнашуы белән 10 субъектта планлаштырылган – түгәрәк өстәлләр сериясенә керә.
Төп максат булып бөтен Россия Федерациясе территориясендә сирәк очрый торган авырулар өлкәсендәге бердәм дәүләт сәясәте чикләрендә «Регионның юл карталарын» формалаштыру, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында пациентлар хокукларын гамәлгә ашыруда бөтен үзенчәлекләрне һәм юнәлешләрне исәпләү торачак.
Регионнарның Сәламәтлек саклау министрлыкларының, Законнар чыгара торган җыелышларының, Финанс министрлыкларының вәкилләре, регионнарның бөтен баш белгечләре, пациентлар берләшмәләре, ММЧ катнашуында булган чаралар Чиләбедә, Пензада, Санкт-Петербургта, Барнаулда һәм Волгоградта уздылар инде.
Казанга килү вакытында медицина фәннәре докторы, профессор, Россия дипломнан соңгы белем бирү медицина академиясенең аналарны һәм балачакны яклау медицина-иҗтимагый проблемаларының кафедрасы мөдире, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия балалар клиника хастаханәсенең җитәкчесе, Россия Балалар хастаханәләре ассоциациясе рәисе Николай Ваганов Республика клиника хастаханәсенә килеп китте. Профессор Балалар Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев белән бергә РКХның кабул итү-диагностика бүлегенә һәм перинаталь үзәгенә кереп чыкты. Аны клиниканың эшчәнлеге белән РКХның баш табибы Р.Ф. Гайфуллин, РКХның диагноз хезмәте җитәкчесе М.Р. Мәҗитов һәм акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары И.Р. Галимова таныштырдылар. Шулай ук визит программасы чикләрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә профессор Николай Ваганов «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруның яңа технологияләре» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин рәислеге астында үтте.