2014 елның маенда Россиянең иң борынгы вузларының берсе Казан дәүләт медицина университеты үзенең 200-еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында КДМУ эгидасы астында юбилей чараларын үткәрү планлаштырылган. Аларның берсе булып 21нче марттан 27сенә кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк IX Халыкара студентлар-медикларның һәм медицина эшчеләренең сәнгатьләре фестивале торачак.
Фестивальнең төп бурычы булып медицина һөнәрен популярлаштыру, медицина һәм фармацевтика буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, сәламәтлек саклау оешмалары арасында иҗат бәйләнешләрен берләштерү һәм ныгыту, медицина эшчеләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү тора.
Чара Россиянең Медицина һәм фармацевтика ЮУЙларының ректорлары советы, «Медицина гәҗите», Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре Профсоюзы, Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре профсоюзы Татарстан оешмасының Республика комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы булышуы белән оештырылган.
Бу көннәрдә татарстан табиблары Сочидан кайталар. Искә төшерәбез, Олимпия уеннарында Сочида Краснодар краеннан 666, Мәскәүдән 380 һәм Татарстан Республикасыннан 222 табиб эшләде. Сочида пресс-конференциядә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сөйләгәнчә, медиклар өйрәтелеп кенә калмаганнар, ә бөтен системаның эше турында җентекле инструктаж алганнар. Үз урынында һәрберсе үзенең вазифасын профессиональ итеп үтәде. Аларның яртысы инглиз телен белә иде. Ләкин иң мөһиме – бер-берсе белән якын элемтәдә булган тулы система җибәрелгән иде. Шуның аркасында медикларга мөрәҗәгать итүдән оператив тыкшынуны уздыруга хәтле вакыт каты кыскартылды. Хәтта иң катлаулы очракларда да операцияләр 2-2,5 сәгатътән соң башлана иделәр. Ләкин моңарчы медиклар зыян күргән кешеләргә МРТ, КТ, цифрлы рентгенографияне кертеп, тикшерүнең тулы комплексын уздырдылар...
Вероника Скворцова йогышлы авырулар хезмәте яхшы эшләде дип билгеләде.
Кубаньнең вице-губернаторы Галина Золина ХОКның баш табибы Россия медицинасына югары бәя бирде дип басым ясап әйтте, - дип «Медицинская газета» (корр. «МГ» Алексей Папырин) хәбәр итә.
Билгеләргә кирәк, 2014 елда Краснодар краенда Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннарын медицина белән тәэмин итүне оештыруга зур өлеш керткән өчен ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы энергия саклауның һәм энергетика эффективлыгын күтәрүнең республика программасын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм ТР икътисадының энергетика эффективлыгының югары күрсәткечләренә ирешкәне өчен диплом белән бүләкләнде. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафинга бүләкне «Энергетика. Ресурсларны саклау» күргәзмәсе чикләрендә Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүгенге көндә туберкулез дөньяда иң таралган инфекцияләрнең берсе булып кала бирә. Авыруларны дәвалау өчен инде берничә унъеллык буе эффектив дарулар кулланылса да, һәр ел дөньяда миллионлаган кеше туберкулездан һәлак була. Дөньядагы халыкның өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән йогышланган, ел саен 10 миллионы диярлек туберкулезның тирә-якка авыру уятучы бүленеп чыга торган («ачык» формалар) формалары, һәм тагын якынча шулкадәре үк - авыру уятучы бүленеп чыкмый торган («ябык») формалары белән авырыйлар. Туберкулез көчсезләнгән иммунитетлы кешеләр өчен (начар туклану, торак-бытовых шартларының түбән дәрәҗәсе, өлкән яшь, эчкечелек, шикәр диабеты кебек озакка сузылучан авыру булу, онкологик авырулар, ВИЧ-инфекциясе) аеруча куркыныч. Уртача алганда организмнарына авыру уятучы эләккән кешеләрнең 20дән берсе авырый.
Республика медицина профилактикасы үзәге һәм Казанның Совет районы Администрациясе тарафыннан югары сыйныфта укучылар өчен җәмгыятькә каршы булган күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча видеолекторий эше оештырылган.
Видеолекторийның максаты булып «РНД» ДАССО табиб-белгечләрен җәлеп итеп яшьләрне иҗтимагый-мөһим авыруларның (эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның) профилактикасы белән таныштыру тора һәм бер үк вакытта билгеләнгән темаларга видеофильмнар, анимация фильмнары, күрсәтү, йогышлы булмаган авыруларның профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча информацион материал өләшү булачак.
Лекторий12 марттан башлап эшли башлады һәм атна саен «Дәрвишләр бистәсе» микрорайонының бөтен гомуми белем бирү мәктәпләрендә үткәреләчәк.
20 мартта Казанда «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактериягә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» республика фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференциядә катнашу өчен табиб-терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиника фармакологлары, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББО һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББО профильле кафедраларының хезмәткәрләре чакырылалар.
2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәге белән бергә «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» II Халыкара конференциясен - сәламәтлекне саклауда булган сыйфат белән идарә итү сферасында әйдәүче чит ил клиникаларының һәм Россия закончылыгының тәҗрибәсен берләштерүче проектны үткәрә.
Конференция программасында түбәндәге сораулар турында сөйләшү планлаштырылган: сәламәтлекне саклауда инновацион менеджмент; Израиль, Германия, Финляндия, Сербия һәм АКШ медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү; Россия клиникаларында сыйфат менеджменты системаларын кертү: механизмнар һәм мөмкинлекләр һ.б.
Конференциянең экспертлары сыйфатында Россия, Германия, Израиль, Сербия, АКШ, Финляндиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясаячаклар. Чарада Россия Федерациясенең һәм СНГ илләренең сәламәтлек саклауларының 200дән артык администраторы катнашачак.
Республика клиника хастаханәсендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең, санитария авиациясенең һәм Татарстан Республикасы һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең Киңәйтелгән Йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разинович Фатихов һәм РКХның баш табибы Рөстәм Фаизович Гайфуллин ачтылар. Киңәшмәдә 2013 ел өчен бу хезмәтләрнең эшчәнлекләренә йомгаклаулар ясалды һәм 2014 елга эшчәнлек үсеше перспективалары каралды.